Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Районда исерек шоферларны ачыклау бара

Эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 20-26 гыйнвар көннәрендә район юлларында барлыгы 41 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасында  алты йөртүченең иминият полисы булмаган, өчесе – куркынычсызлык каешын такмый йөргән, алтысының – номерлары пычрак, бишесе – тонировкалы, дүрт йөртүче – штрафын вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Чит районнан килгән берәүгә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыр­ган өчен җавап бирергә туры киләчәк. Атна барышында дүрт вак юл һәлакәте дә теркәлгән.
Һава торышы тотрыксыз – юлларда бик игътибарлы булу кирәк. Җәяүлеләр киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеге хакында онытмасыннар иде. Шул ук вакытта тизлекне арттырудан да сак булыйк. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручыларны күрсәгез – 2-15-75, 2-15-80 телефоннарына аноним рәвештә шалтыратып әйтергә мөмкин. Үзебез һәм тирә-яктагыларның иминлеге өчен бу бик мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев