Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Караңгы тәрәзәләр күбәйгән

Юл иминлеге бүлекчәсеннән алган мәгълүматлар буенча 28 майдан 2 июньгә кадәр район юлларында 22 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бер караганда кагыйдә бозу очраклары алдагы атнадагы кебек бер үк дәрәҗәдә. Әмма юл ялгышларны кичерми, шул хакта онытмасак иде.
Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар арасында иң күп очрак саклану каешын такмыйча йөрүчеләр. Шушы аралыкта 10 машина йөртүче җавапка тартылган. Өч машина йөртүченең иминият кәгазе булмаган, өч машина йөртүчегә сабыйларын махсус утыргычсыз йөрткәне өчен штрафлар салынган. Штрафын гына түләп булыр, хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын. Бу очракта, бала гомерен акчага сатып алып булмаячак инде. 
Моннан тыш, машина тәрәзәсендәге тонировка тиешле дәрәҗәдә булмаган өчен биш машина йөртүче административ җавапка тартылган. Машина белән идарә иткәнкәндә телефоннан сөйләшеп барганы өчен бер шоферга да штраф салынган. Юлдагы игътибарсызлыкның, хәвеф-хәтәрнең күбесенә телефоннар гаепле дә инде.  
– Бу атнада районнарда Сабантуйлары уза. Машиналар да күп булачак. Шуңа да күрә һәркем юл йөрү кагыйдәсен үтәсә иде, – дип кисәтә юл иминлеге инс­пекторлары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев