Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Марий Элда Татарстаннан килгән микроавтобус Росгвардия машинасы белән бәрелешкән

Сишәмбе көнне Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында килеп чыккан авариядә дүрт кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Марий Эл Республикасында Татарстаннан килгән микроавтобус Росгвардия машинасы белән бәрелешкән, бер кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Марий Эл Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте сишәмбе иртәсендә, 8 сентябрь көнне, республиканың Медведево районында Йошкар-Оладан Яшел Үзәнгә бара торган юлда килеп чыккан.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Татарстан номерлары куелган «Форд» микроавтобусының 29 яшьлек йөртүчесе Росгвардия идарәсенең үзе белән бер юнәлештә хәрәкәт итүче «Лада» автомобилен абайламый калган һәм аны чын мәгънәсендә юлдан «кысып» чыгарган.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук җиңел автомобильдәге өч пассажир зыян күргән.

«Лада» автомобиленең 27 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-09-2020/mariy-elda-tatarstannan-kilg-n-mikroavtobus-rosgvardiya-mashinasy-bel-n-b-releshk-n-5770056

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев