Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Полиция һәм журналистлар исерек йөртүче катнашындагы аварияләрне кисәтү эшен көчәйтә

Хокук бозучы кеше бер ел дәвамында исерек килеш тагын руль артына утырса, аны җинаять җаваплылыгына тарталар.

Татарстан йөртүчеләре руль артына исерек килеш еш утыра башлаган. Ел башыннан республикада автомобиль белән исерек килеш идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагын ачыклаганнар. Аларда 17 кеше үлгән, тагын 111 кеше имгәнгән.

Шул сәбәпле, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары республикада яшәүчеләргә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамавы турында мәгълүмат җиткерү эшен көчәйтә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

Россия Административ хокук бозулар кодексына нигезләнеп, автомобиль белән беренче тапкыр исерек килеш идарә иткән өчен 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

Хокук бозучы ел дәвамында исерек килеш тагын руль артына утырган очракта, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Россия Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Чыганак: https://kazved.ru/news/society/21-07-2021/politseyskie-i-zhurnalisty-tatarstana-usilyat-rabotu-po-profilaktike-pyanyh-dtp-5831064

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев