Әтнә таңы

Әтнәдә - юл фаҗигәсе

Шевроле Нива машинасы, юлда баручы 1962 нче елгы бер ир-атны бәрә.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматләр буенча: Шевроле Нива йөртүчесе тиешле тизлекне сайламаган, ә җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, әлеге эш буенча тикшерү бара.  

Реклама

Зыян күрүче Арча хастаханәсенә озатылган. 

26-30 ноябрьгә хәтле, Әтнә районында барлыгы 9 ДТП булды , 1 кеше тән җәрәхәте алды.

Юлларда сак булыгыз! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: