Әтнәдә юл кагыйдәләрен бозганнар
Юл иминлеге

Әтнәдә юл кагыйдәләрен бозганнар

Бүген Әтнә районында исерек машина йөртүчеләргә карата рейд булды.

Рейд барышында барлыгы 8 протокол язылган. Ике машина йөртүче - саклык каешы такмаган, ике машинаның номерлары чиста булмаган, бер грузовой машина йөртүчегә - йөк машиналарына керү тыела дигән юл билгесе торган җиргә кергәне өчен һәм тагын өч җәяүлегә - юлны дөрес урыннан чыкмаганы өчен протокол төзелгән. 


Нет комментариев