Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яктырткыч элементлар турында онытмыйк

30 март-5 апрель көн­нәрендә район юлларында барлыгы 53 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

 Бу хакта безгә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә.
Административ җа­вап­лы­лыкка тартылучылар арасында  номерлары пычрак булган – унөч, иминият полисы булмаган унбиш йөртүче бар. Куркынычсызлык каешын такмаган – дүрт, документларын өйдә онытып калдырган биш йөртүчегә дә протоколлар төзелгән.Җиде йөртүче исә штрафларын вакытында түләмәгән өчен административ җәза алачак.
“Киемдә яктырткыч элемент­лар булу кирәклеген онытмасыннар иде. Бу бик мөһим әйбер.
Шулай ук штрафны вакытында түләү кирәклеген дә искә төшереп узасы килә. Аны вакытында түләмәүчеләргә икеләтә күләмдә түләү, яисә 15 тәүлеккә кадәр арест яки 50 сәгатькә мәҗбүри эшкә тарту каралган,”, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе.

Фото: редакия архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев