Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан

Морки-Шорунҗа юлында юл һәлакәте булган.

Әлеге участок Әтнә районына керә. Юл һәләкәтендә мерседес машинасы зыян күрә, ә икенче машина йөртүче һәлакәт булган урыннан кача. Мерседес машинасы йөртүчесе ЮХИДИ хезмәткәрләренә качкан машина йөртүчесенең кайсы юнәлеш буенча киткәнен күрсәтә. ГАЗ машинасын табалар һәм протокол төзиләр по части 1 статья 12.15 КоАП РФ (Транспорт чарасын юлның машиналар йөрү өлешендә урнаштыру, каршы алу яки узып китү кагыйдәләрен бозу биш мең сум күләмендә административ штраф салуга яки дүрт айдан алып алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.) и по части 2 статьи 12.27КоАП РФ (РФ КоАП 12.27 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, гаепленүче катнашкан Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткәне өчен, машина йөртүчене бер елдан алып ел ярымга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә яки унбиш тәүлеккә административ кулга алуга китерә.)

"Бу ай эчендә Әтнә районында юл-транспорт һәлакәте урынныннан качуның икенче очрагы инде әлеге һәлакәт ", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев