Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Торак пунктларда күчмә ут чыганакларын популярлаштыруга игътибар биреләчәк

Якындагы ункөнлектә ТРда яңа тор чара уздырыла.

2020 елның 5 мартыннан 18 мартына кадәр зур автомобиль юллары янында урнашкан торак пунктларда күчмә ут чыганакларын (фонарьларны) популярлаштыру буенча массакүләм мәгълүмат-пропаганда чаралары уздырыла.

Тикмәгә түгел, олы юлларда хәрәкәт күп. Һәм ул юллар яктыртылган булырга тиеш.

2019 елның 12 аенда республика автоюлларында 1427 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән (- 4.1 процент, АППГ - 1488), аларда 130 кеше һәлак булган (+ 19,3 процент, АППГ - 109) һәм 1343 кеше яраланган (-5,8 процент, АППГ-1425). имгәнүләр булды.

Торак пунктлардан читтә 75 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар тәүлекнең караңгы вакытында (-3,8 процент, АППГ -78 процент) яктылык кайтаручы элементлары булмаган җәяүлеләр, аларның 45е һәлак булды (+25 процент, АППГ - 36), 31е имгәнде.

    Менә шуларны  истә тотып, җәяүлеләрнең травматизмын кисәтү максатларында, ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 18 декабрендәге 1167  нче карарын  үтәү йөзеннән зур автомобиль юллары янында урнашкан торак пунктларда күчмә ут чыганакларын популярлаштыру буенча массакүләм мәгълүмат-пропаганда чаралары уздырыла.

   Бу уңайдан 5 марттан 18 мартка кадәр Татарстан Республикасында тәүлекнең караңгы вакытында юл аркылы чыкканда җәяүлеләр фонарьларын куллануны популярлаштыру буенча чаралар узачак. Очрашу вакытында җәяүлеләргә фонарьлар таратылачак.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев