Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл газабы

Автомобиль таймасын өчен җайланма - гамәлгә керерме ул?

Мәскәүле автомобиль тәгәрмәчләренең юл белән элемтәсен ничек арттырырга икәнен уйлап тапкан һәм моңа патент алган.

Россиядә кыш алдан күзалларлык түгел. Әле кичә генә юлларда сулык иде, ә бүген – кар көртләре һәм бозлавык. Язга таба барган саен, һава торышының да "кәефе" еш үзгәрә.

Ә юлларда тайгак башлану белән, без шунда ук кышкы юлда автомобиль тотрыклылыгын яхшырту чаралары турында искә алабыз. Бу электрон системалар да, шиплар да, чылбырлар да... Бу аңлашыла да – куркынычсызлык барыннан да югары!

Мәскәүдән уйлап табучы Золотых Евгений Дмитриевич, арсеналда булган шушы чаралар күп булсалар да, җитәрлек түгел, дигән карарга килгән – бозлы юл белән автомобиль тәгәрмәчләре арасындагы элемтәне яхшырту өчен тагын бер җайланма уйлап тапкан.

Моннан тыш, Евгений Дмитриевич үзенең эшләнмәсенә 2019 елда "Бозлы юл белән автомобиль тәгәрмәчләре арасындагы эдлемтәне яхшырту җайланмасы" (патент номеры 2688089) дип аталган уйлап табуга патент алды.

Золотых Евгений Дмитриевич

Асылда, җайланма чылбыр беркетелгән идарә итү блогыннан гыйбарәт, бу система эшләгәндә синхрон рәвештә борылып, чиратлап автомобиль көпчәкләре астына эләгәләр, шулай итеп юл белән тоташу сизелерлек арттыра.

Ә уйлап табу авторының фикеренчә, эшләмәгән вакытта чылбырлар ян-якка китеп, антистатик функциясен башкаралар.

Җайланманың эш режимы йөртүче тарафыннан ситуациягә бәйле рәвештә бозланган күтәрелешләрдә, күперләрдә, яки бик көчле бозлавыкта гына активлашачак дип уйланыла.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге уйлап табуны "Гараж 54"популяр ютуб-каналы экспериментаторлары практикада тикшерергә булган.

Кустар шартларда алар патентланган җайланманы ясаганнар һәм 2019 ел ахырында "Тәгәрмәч астында чылбырлар" дип аталучы ролик чыгарганнар.

Тамаша бик күңелле һәм кызыклы килеп чыккан.

Әмма егетләр конструкцияне бик начар итеп җыйганнар дип саныйм – завод производствосында, технологияләрне төгәл үтәп җыйсалар, яхшырак эшләргә тиеш.

Өстәвенә, минем фикеремчә, әлеге "җайланма"ны җиңел автомобильгә монтажлау – яхшы идея түгел. Җайланма йөк автомобильләренә яки “внедорожник”ларга яхшырак туры килер иде дип уйлыйм.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/vasyainasia/moskvich-pridumal-kak-povysit-sceplenie-koles-avtomobilia-s-dorogoi-i-poluchil-patent-na-izobretenie-5e56e04e8b807f1d00317c3b?&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев