Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл газабы

Кишет юлы - 5 кмлы...

Әтнәдә юлларның төзеклегенә бик зур игътибар бирәләр. "Моңа без дә ышандык", - диләр кишетләр.

Иске Кишет, Яңа Кишетнең терлекчелеген белән Әтнә районы эшли башлаганга да байтак вакыт узды. Башта ышана алмаган терлекчеләрдә киләчәккә өмет барлыкка килде, хезмәт хакы ала башладылар. Әтнә сынау чорын уңышлы узды -  авыл халкы фикере шундый.

- Юл безнең өчен тормышка ашмас хыял иде, Әтнә районы башлыгының Әтнә белән Кишет арасында дамба күтәреп, юл салабыз, диюенә ышанмаган идек. Инде ышандык, - диләр алар.

Чынлап та ышанырлык бу юл. Дамба күтәрелгән, "5 кмлы бу юлга бүген  щпс- комлы вак таш салалар",- ди "Татавтодор"ның Әтнә участогы инженер-диспетчеры Искәндәр Әхмәтҗанов.

Шөкер, юлчыларыбыз эшли белә. Бүгенге көндә 3 юнәлештә эшли алар - Әтнә -Казан  юлындагы калкулыкны тигезлиләр, Кызыл Утар юлындагы юлда торбалар салып, аларны ныгыталар. Өченче объект булып, Әтнә-Кишет юлы тора.

Кишетләргә дә, Кызылутарларга, әтнәләргә дә, һәркайсыбызга, бу юлларның игелеген  күрергә насыйп булсын. Бу эсседә юлларда эшләүчеләргә Аллаһы Тәгалә мидәт-куәт бирсен.

Фотода  - Әтнә участогы юлчылары Әтнә-Казан юлында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев