Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы

Иске Мәңгәр авылы клубы

Иске Мәңгәр авылы клубы
  • Тасвирлама:

    Җитәкчесе Шакиров Альфир Надирович.

  • Эш вакыты:

    Сишәмбе-якшәмбе 13:00-16:00, 19:00-22:00, дүшәмбе ял көне.

  • Телефон:
    • 8 9393 895 393
  • Сайт:

    https://www.culture.ru/institutes/57573/staromengerskii-selskii-klub

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Әтнә районы, Иске Мәңгәр авылы, Г. Тукай урамы, 11 йорт.

Иске Мәңгәр авылы элек-электән мәгърифәтле һәм мәдәниятлы авыл булып саналган. Авылда беренче клуб, ерак, 1930 нчы елны ук ачылган. Клубның хәзерге бинасы, үз ишекләрен, 1969 нчы елда ачып җибәрә. Ул вакытта клуб мөдире булып эшләгән Ибрахимов Мәлик абый, клубта зур инструменталь ансамбль оештырып җибәрә. Алар төрле авыллар буйлап гастрольләргә йөриләр һәм конкурсларда катнашалар. 2023 нче елда, клуб бинасына капиталь ремонт эшләнә. Бүгенгесе көндә клубта газ ягыла. Заманча музыкаль аппаратура, сәхнә утлары, яңа бильярд өстәле, өстәл теннисы өстәлләре бар. Тамашачылар залы 90 урынга исәпләнгән. Клубта 7 берләшмә (кызыксынучылар клубы) һәм 2 коллектив эшли. Иске Мәңгәр клубы мөдире Альфир Шакиров, һәрдаим концерт, дискотека, балалар өчен уеннар, конкурслар, спорт ярышлары, милли бәйрәмнәр кебек төрледән-төрле, күңелле һәм эчтәлекле мәдәни чаралар үткәреп тора.