Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Әтнә районындагы мәдәни объектлар

Әлеге бүлектә Әтнә районы мәдәният объектлары адресы, фотолары, эш/тәнәфес вакыты, картада урнашу урыннары, сайтлары, социаль челтәрләре күрсәтелгән һәм мәдәни үзәкләр турында гомуми мәгълүмат язылган.

Әтнәдә талантлы иҗат коллективлары эшли, алар үз чыгышлары аша гореф-гадәтләрнең көче, мәдәниятнең рухы һәм туган як тарихы турында сөйлиләр.

Мәдәният — кешеләр тарафыннан тудырылган һәм җәмгыять тарафыннан тупланган рухи кыйммәтләр җыелмасы, халыкның көче, бердәмлеге, күңел көзгесе һәм рухы. Әтнәнең мәдәнияте — Әтнәнең Олы Мәңгәр һәм Бәрәскә авылларында эшләп килгән халык театрлары, 42 мәдәният йорты, 20 китапханә исәпләнә. 

Элек-электән Әтнә халкы җыр-биюгә, моңга тартылган.

Авылларның үткәнен фольклорсыз күз алдына китереп булмый. Аулак өйләрсез, түгәрәк уеннарсыз нинди авыл була инде ул?

Һәр авылның үз тарихы, мәдәнияткә якынлыгы бар. Әтнә халкы элек-электән көнне-төнгә ялгап эшләсәләр дә, күңел ачуга, уен-көлкегә, бәйрәмнәргә җаннарында урын калдырганнар.
Уйнамагач та, көлмәгәч, егет буламыни ул, дигән кебек, чыннан да, уйнамагач та көлмәгәч нинди яшьлек була ди ул?

Бу такмаклар авыл яшьләре арасында таралгандыр да инде. Һәр авылның үз талантлы артистлары була. Алар да Әтнә данын еракларга җиткергәннәр.

РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 50 ел сәхнәдән төшмәгән Гәрәфетдин Әхмәтҗанов кына ни тора. Ул эшләгән елларда, мәдәният хезмәткәрләре авылның яшьләре белән Мәскәүгә кадәр барып чыгыш ясаганнар.

Әтнә яшьләренең зур сәхнәләрендә тузан туздырып, мари һәм татар биюләрен биегәндә Иосиф Сталин, Климент Ворошилов, Семен. Буденный залны көчле алкышларга күмгәннәр. Аулак өйләрдә «чыныккан» яшьләргә Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясарга әллә ни авыр булмагандыр.