Әтнә районындагы мәдәни объектлар
Әлеге бүлектә Әтнә районы мәдәният объектлары адресы, фотолары, эш/тәнәфес вакыты, картада урнашу урыннары, сайтлары, социаль челтәрләре күрсәтелгән һәм мәдәни үзәкләр турында гомуми мәгълүмат язылган.
-
Югары Көек авылы клубы
Тасвирлама: Тирә-ягы чәчәккә күмелгән клуб – Югары Көек авылы клубы.
Эш вакыты: Сиш-якш 13:00 – 16:00, 19:00 – 22:00, дүш ял көне.
Телефон: - 89870015856
Социаль челтәрләр: https://vk.com/id522029651?from=search
Адресы: 422741 РТ, Әтнә районы, Югары Көек авылы, Тукай урамы, 59 а
-
Олы Бәрәзә авылы мәдәният йорты
Тасвирлама: Олы Бәрәзә авылы мәдәният йорты үзешчән артистлары, оста гармунчылары белән танылган.
Эш вакыты: Сиш-якш 13:00 – 16:00, 19:00 – 22:00, дүш ял көне.
Телефон: - 89600523378
Социаль челтәрләр: https://vk.com/berezinskysdk
Адресы: Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Олы Бәрәзә авылы, Зур урам (Большая), 37а
-
Әйшияз авылы клубы
Тасвирлама: Әйшияз авылы клубында төрле буын өчен берләшмәләр һәм коллективлар эшләп килә.
Эш вакыты: Сиш-якш 13:00 – 16:00, 19:00 – 22:00, дүш ял көне.
Телефон: - 89061157464
Социаль челтәрләр: https://vk.com/aishiiaszskiiselskii?from=search
Адресы: Әтнә районы, Әйшияз авылы, Мәктәп урамы, 1 йорт.
-
Күлле-Киме авылы мәдәният йорты
Тасвирлама: Күлле-Киме авылы мәдәният йортында балалар өчен вокал, драма, бию, конферансье берләшмәләре бар.
Эш вакыты: Сиш-якш 13:00 –16:00, 19:00 – 22:00, дүш ял көне.
Телефон: - 89050223241
Социаль челтәрләр: https://vk.com/id248707725?from=search
Адресы: Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Күлле-Киме авылы, Киров урамы, 1 а бинасы.
-
Күәм авылы мәдәният йорты
Тасвирлама: Күәм авылы мәдәният йорты заманча, яшьләргә шөгыльләнер өчен барлык уңайлыклары тудырылган.
Эш вакыты: Сиш-якш 13:00 – 16:00, 19:00 – 22:00, дүш ял көне.
Телефон: - 89274063609
Социаль челтәрләр: https://vk.com/club225007981
Адресы: Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Күәм авылы, Х.Такташ урамы, 1 А йорты.
-
Түбән Көек авылы мәдәният йорты
Тасвирлама: Түбән Көек мәдәният йорты мәдәни чараларга яшьләрне җәлеп итә.
Эш вакыты: Сиш-якш 13:00 – 16:00, 19:00 – 22:00, дүш ял көне.
Телефон: - 89520405134
Социаль челтәрләр: https://vk.com/public197936216
Адресы: Әтнә районы Түбән Көек авылы, Татарстан урамы 71а бинасы.
-
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры
Тасвирлама: Бүгенге көндә театр төрле жанрдагы күләмле спектакльләр куеп, актив иҗат тормышы белән яши.
Эш вакыты: Дүш-җом 08.00 — 15.40, шим 08.00 — 13.00
Телефон: - 8 (84369) 2-21-34
Социаль челтәрләр: https://vk.com/club15547724
Адресы: 422750, Татарстан Республикасы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 2А.
Әтнәдә талантлы иҗат коллективлары эшли, алар үз чыгышлары аша гореф-гадәтләрнең көче, мәдәниятнең рухы һәм туган як тарихы турында сөйлиләр.
Мәдәният — кешеләр тарафыннан тудырылган һәм җәмгыять тарафыннан тупланган рухи кыйммәтләр җыелмасы, халыкның көче, бердәмлеге, күңел көзгесе һәм рухы. Әтнәнең мәдәнияте — Әтнәнең Олы Мәңгәр һәм Бәрәскә авылларында эшләп килгән халык театрлары, 42 мәдәният йорты, 20 китапханә исәпләнә.
Элек-электән Әтнә халкы җыр-биюгә, моңга тартылган.
Авылларның үткәнен фольклорсыз күз алдына китереп булмый. Аулак өйләрсез, түгәрәк уеннарсыз нинди авыл була инде ул?
Һәр авылның үз тарихы, мәдәнияткә якынлыгы бар. Әтнә халкы элек-электән көнне-төнгә ялгап эшләсәләр дә, күңел ачуга, уен-көлкегә, бәйрәмнәргә җаннарында урын калдырганнар.
Уйнамагач та, көлмәгәч, егет буламыни ул, дигән кебек, чыннан да, уйнамагач та көлмәгәч нинди яшьлек була ди ул?
Бу такмаклар авыл яшьләре арасында таралгандыр да инде. Һәр авылның үз талантлы артистлары була. Алар да Әтнә данын еракларга җиткергәннәр.
РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 50 ел сәхнәдән төшмәгән Гәрәфетдин Әхмәтҗанов кына ни тора. Ул эшләгән елларда, мәдәният хезмәткәрләре авылның яшьләре белән Мәскәүгә кадәр барып чыгыш ясаганнар.
Әтнә яшьләренең зур сәхнәләрендә тузан туздырып, мари һәм татар биюләрен биегәндә Иосиф Сталин, Климент Ворошилов, Семен. Буденный залны көчле алкышларга күмгәннәр. Аулак өйләрдә «чыныккан» яшьләргә Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясарга әллә ни авыр булмагандыр.