Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әтнә районындагы мәдәният

Әтнә районындагы мәдәният

Әлеге бүлектә Әтнә районы мәдәният объектлары адресы, фотолары, эш/тәнәфес вакыты, картада урнашу урыннары, сайтлары, социаль челтәрләре күрсәтелгән һәм мәдәни үзәкләр турында гомуми мәгълүмат язылган.

Мәдәният йортлары һәм үзәкләреннән тыш, Әтнә үзенең ял паркы белән дә билгеле. 

“Туган ягым” паркында балалар өчен уен зоналары, йөрү һәм велосипедта йөрү урыннары, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган стенд урнашкан. Паркта төрле чаралар һәм фестивальләр үткәрелә.

Һәр шәһәрдә дә дәүләт театры юк. Һәвәскәр театрлы авыллар бик сирәк.

Ә үзе театрны тудырып, йөз ел дәвамында яшәтеп, үстереп, профессиональ дәрәҗәгә күтәреп, дәүләт статусына ирештергән авыл бөтен илебездә бер генә.

Ул – Әтнә!

 Дәүләт статусын алып, игелекле хезмәтен дәвам иткән театр бүгенге көндә үз сәхнәсендә спектакльләр кую белән генә чикләнми.

Коллектив һәрчак юлда. Мәскәү, Казан, Себер калаларының иң дәрәҗәле сәхнәләре генә түгел, моңарчы бер генә театр да аяк басмаган иң кечкенә, иң ерак татар авылларын да урап узмый алар.

Әтнәлеләр өчен һәр тамашачы кадерле. Зыялы-затлы шәһәр театрымы ул, авыл кешеләреме – һәркемнең зәвыгына туры килердәй, күңелен рәхәт сулкылдатырдай, иң таләпчән тәнкыйтьчеләрнең дә хуплау катыш соклануына лаек бай репертуарлары, әдәби материалны иң югары кимәлдә, фәлсәфи тирәнлек белән сәхнәгә күтәрердәй режиссёрлары, онытылмас образлар тудырырга сәләтле артистлар труппасы булган Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры – Казан арты төбәгенең хәзинәсе, бөтен татар дөньясының горурлыгы ул.