Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

Әтнәнең «Туган ягым» ял паркы

Әлеге бүлектә Әтнә паркларының адресы, фотолары, картада урнашу урыннары күрсәтелгән һәм парклар турында гомуми мәгълүмат бирелгән.

Олы Әтнә авылында «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркы урнашкан.

«Туган ягым» паркында балалар өчен уен зоналары, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган стенд урнашкан. Ял итү һәм рекреацион (хәл җыю, көч туплау) зоналар, актив ял итү мәйданчыклары, парковка, шулай ук велоюллар булдырылды.

Паркта төрле чаралар һәм фестивальләр үткәрелә. Ачык һавада кино, концерт, милли бәйрәмнәр оештырылып тора.

Тирә-ягы матур чәчәкләр, декоратив үсемлекләр белән әйләндереп алынган. 

Кыш көнендә дә төрледән-төрле «Яңа ел»га карата  мәдәни чаралар уза.

Мәйдан уртасына күркәм чыршы бизәлә, балалар өчен боздан сыннар, шәһәрчекләр төзелә. Боздан биек тау ясала, һәрьяктан утлар белән яктыртыла. Балалар тау шуарга килсә, олылар өчен ачык һавада концерт тәкъдим ителә.

Күңелең ял теләсә – «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркына кил.