Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы

«Туган ягым» мәдәният һәм ял паркы

«Туган ягым» мәдәният һәм  ял паркы
  • Тасвирлама:

    Күңелең ял теләсә – «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркына кил.

  • Адресы:

    422750, Татарстан Республикасы, Әтнә муниципаль районы, Олы Әтнә авылы, Ш. Мәрҗәни урамы.

«Туган ягым» паркында балалар өчен уен зоналары, йөрү һәм велосипедта йөрү урыннары урнашкан. Олы Әтнә авылында «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркы урнашкан. «Туган ягым» паркында балалар өчен уен зоналары, йөрү һәм велосипедта йөрү урыннары, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган стенд урнашкан. Паркта төрле чаралар һәм фестивальләр үткәрелә. Тирә-ягы матур чәчәкләр, декоратив үсемлекләр белән әйләндереп алынган. «Туган ягым» паркында ике ел элек, беренче тапкыр, “Әт­нәТуй” фольклор-этник фестиваль узган иде. 2024 елда әлеге фестивальнең чираттагысы узды. «ӘтнәТуй» фольклор этник-фестивале халык авыз иҗаты җәүһәрләре ярдәмендә гаиләдә һәм җәмгыятьтә туган телебезне, асыл гореф-гадәтләребезне кадерләп сакларга, милли рухыбызны югары күтәрергә мөмкин икәнлеген раслаучы тагын бер фестиваль. Соңгы елларда Олы Әтнәдә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан, ел саен, “Baby Boom” исемле бәйрәм чарасы да биредә билгеләп үтелә. Кыш көнендә дә паркта мәдәни чаралар тукталмый. Балалар өчен "Боз шәһәре" төзелә. Иң зур чыршы да биредә бизәлә. Ясалган биек тау балалар тавышыннан тынып тормый. Яңа елның ял көннәрендә Һәр көнне концерт-тамаша уза.