Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы

Сибгат Хәким музее

Сибгат Хәким музее
  • Эш вакыты:

    Дүшәмбе-җомга 08.00 - 15.00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    Төшке ялсыз

  • Телефон:
    • 8 (84369) 3-53-20
  • Адресы:

    Әтнә районы, Күлле-Киме авылы, Тельман урамы, 17 йорт.

Сибгат Хәким музее – әдәби музей, ул Татарстанның Әтнә районы, Күлле Киме авылындагы мәктәп бинасында урнашкан. Татарстанның Халык шагыйре Сибгат Хәкимнең (1911-1986) тормышын һәм иҗатын өйрәнү юнәлешендә эшли. Шулай ук 2нче залда республика танылган авылдашларыбыз турында стендлар урнаштырылган. Аларда Татарстанның Халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның тормышы һәм иҗаты; дәүләт һәм политик эшлеклесе , Президент апараты җитәкчесе А.А.Сәфәров турында мәгълүматләр тупланган. Музей - авылда һәм районда патриотик белем һәм тәрбия бирү үзәкләренең берсе. Татарстанның Халык шагыйре Сибгат Хәкимгә багышланган музей 1981 нче елда шагыйрьнең 70 еллык юбилее уңаеннан үзе исән вакытта ук аерым бүлмә буларак барлыкка килде. Башта – мәктәп музее, 2001 нче елдан Татарстанның Дәүләт музее филиалы буларак эшләде, 2010 елдан Әтнә туган якны өйрәнү музееның филиалы булып тора. Музей 2 залдан тора. Ул ике катлы мәктәпнең беренче катында урнашкан. 1 нче зал – Сибгат Хәкимгә, 2 нче зал күренекле кешеләргә багышланган. Гомуми мәйданы 104.9 кв.м. Әдәби музей буларак, әдипнең китаплары күпчелек экспонатны тәшкил итә, шулай ук шәхси киемнәре, бүләкләре, истәлекләр, этнографиягә бәйле экспонатлар да шактый. Музейда рәссамнар тарафыннан ясалган портретлары, фотолары, китаплары, кулъязма васыятьнамәсе, анкетасы, истәлекләр, туган көне уңаеннан бирелгән бүләкләр урын алган. XX гасыр башында авыл өе күренеше. Ул С. Хәким яшәгән чорны күз алдына китерергә ярдәм итә. Монда әдипнең туган нигезеннән килгән экспонатлар да шактый. Әнисенең өс киемнәре: күлмәге, шәле, сандыгы, ул суккан кызыл башлы сөлгеләр... Шулай ук әтисе Хәким абый 1907 елда ясаган кырлы бәләк сәке өстендә тора; бишек, бала арбасы, чыгыр да алар нигезеннән алынды. Этнографик материалдан 100 еллык тарихы булган кәҗүл читек игътибарга лаек. Ир-атларның өс һәм аяк киемнәре Татар халкының уңган, тырыш, зәвыклы булуын раслый торган экспонатлар алар. Борынгы (хәзер дә күпчелек йортта бар инде ул) авыл өенең түрендә шамаил торган, сәке – көндез өстәл, ә төнен карават ролен үтәгән, ипи чаралары, суккан палас, кызыл башлы сөлгеләр, күкрәкчәләр, идәндә мич янында табагач, агач көрәк, күмер үтүкләре һәр йортта диярлек булган, самавырлар, күмер савыты, орлык төйгеч - киле, май язу өчен кулдан ясалган гөбенең төрлеләре бар. Шагыйрьнең балачагы, Казан чоры тормышы һәм иҗаты, Бөек Ватан сугышы елларында солдат һәм шагыйрь буларак үткән юлы, сугыштан соңгы тормышы шулай ук игътибарга лаек. Музей түрендә – Сибгат Хәкимнең эш бүлмәсе. Ул утырып эшләгән урындык, өстәл, китап шкафы, өстәл лампасы, өстәлдә һәм шкафта әдипнең басма китаплары, аңа авторлары тарафыннан бүләк итеп бирелгән автографлы китаплар урын алган.Өстәл янындагы стенада Габдулла Тукай портреты эленгән. Рәссам Тәвил Хаҗиәхмәтов ясаган һәм бүләк иткән бу портретны әдип үзе музейга тапшырды. 2 нче залда Татарстанның Халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның тормыш юлы һәм иҗатын яктырткан стендлар, шәхси әйберләре, киемнәре, йорт җиһазлары урын алган. Шулай ук дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан президенты Аппараты җитәкчесе, “Динамо” физкульт.-спорт җәмгыяте председателе Сәфәров Ә.Ә.ның (1998-2012 елларда Татарстан буенча МВД министры) шәхси киемнәре, китаплары, фотолары урнаштырылган экспозицияләр игътибарга лаек.