Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы

Олы Мәңгәр мәдәният йорты

Олы Мәңгәр мәдәният йорты
  • Тасвирлама:

    Директоры Шакирова Гөлсинә Гадиловна.

  • Эш вакыты:

    Сишәмбе-якшәмбе 13:00-16:00, 19:00-22:00, дүшәмбе ял көне.

  • Телефон:
    • 8 9047 623 066
  • Сайт:

    https://www.culture.ru/institutes/50071/bolshemengerskii-selskii-dom-kultury

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы, Совет урамы, 11 йорт.

Олы Мәңгәр мәдәният йортының хәзерге бинасы 1975 елда төзелә һәм шул ук елны ачыла. 2020 елда, «Развитие культуры Республики Татарстан» исемле республика программасы нигезендә, мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясала. Хәзергесе көндә бинада замана тәлапләренә туры килерлек барлык уңайлыклар да бар. Бинада 2 этаж. Икенче этажда авыл китапханәсе һәм халык театры бүлмәсе урнашкан. Беренче этажда исә, зур бильярдлы һәм өстәл теннисы булган спортзал, фойе, директор кабинеты грим бүлмәсе, тамашачылар залы һәм сәхнә урнашкан. Мәдәният йортында «Чулпан» вокаль-фольклор ансамбле актив эшләп килә. Шулай ук, «Олы Мәңгәр халык театры» (халык исеме 2000 нче елда бирелә), «Моң чишмәсе - гармун» гармунчылар ансамбле, «Бәхетле балачак» балалар бию коллективы, «Авылым яшьләре» һәм «Әкият иле» балалар курчак театры кебек коллективлар матур гына эшләп килә. Олы Мәңгәр мәдәният йортында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре һәрдаим концерт, спектакль, дискотека, балалар өчен уеннар, конкурслар, спорт ярышлары, милли бәйрәмнәр, зур экранда кино һәм мультфильмнар күрсәтү кебек төрледән-төрле күңелле һәм эчтәлекле мәдәни чаралар үткәреп торалар.