Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы

Шиһабетдин Мәрҗани музее

Шиһабетдин Мәрҗани музее
  • Эш вакыты:

    Дүшәмбе-җомга 08.00 - 15.00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    Төшке ялсыз

  • Телефон:
    • 8(84369)-3-20-03
  • Адресы:

    Әтнә районы, Комыргуҗа авылы, Комсомольская урамы, 11 йорт.

Әтнә районы Ябынчы авылында туган Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү, экспонатлар җыю тарихы 1992 елдан башланып китә. Экспонатлар җыюда Комыргуҗа урта мәктәбенең барлык укучылары һәм укытучылары да актив катнашта, Ш.Мәрҗанинең оныкчыклары Суфия Мостафина, Наҗия Ильясова һәм Татарстан Республикасы берләштерелгән дәүләт музее (хәзер Милли музей) белгечләре аеруча теләп ярдәм күрсәтәләр. Музейны оештыру, аны ачу һәм алга таба үстерү белән Әтнә районы башлыгы Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы җитәкчелек итә. Музей 2000 елның 2 октябрендә ачыла һәм Татарстан Республикасы берләштерелгән дәүләт музее (хәзер Милли музей) филиаллары музейлары исәбенә керә, ә 2010 елның 1 апреленнән Шиһабетдин Мәрҗани музее Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының «Әтнә район туган якны өйрәнү музее» Муниципаль мәдәният учреждениесенең филиалы булып тора. Шиһабетдин Мәрҗани музее тип буенча мемориаль һәм ике экспозиция залыннан тора. Беренче зал хәзрәтнең безнең яклардагы тормышын, Бохарада укуын, икенчесе Казан чорын һәм аның шәхси әйберләрен чагылдыра: Шиһабетдин Мәрҗанинең хаҗ вакытында язган хатыннан өзек, хәзрәтнең кызы Галиянең кияүгә чыгуы турында төзегән килешүе, хаҗ вакытында файдаланган аш - су приборлары (көмеш кашык, бакыр чәнечке, бакыр пычак), сувенирлар хаҗдан кызларына бүләк итеп алып кайткан бизәнгечләр сала торган савыт, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу уңаеннан чыккан «Шиһабетдин Мәрҗани» китабы. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министерствосы белән берлектә Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе бинасында Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр үтә. Беренче шундый конференция 1998 елда Ш.Мәрҗанинең тууына 180 ел уңаеннан үткәрелде. 2008нче елдан конференция ике елга бер түбәндәге секцияләргә бүленеп эшли: тарих, мәданият һәм әдәбият, халык педагогикасы, экология, география.