Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Әтнәдә ир кеше хатынына “Мин сине үтерәм”, – дип яный

Янау буенча тикшерү бара

Тынгысыз, кайчак бер-беребезне аңлый алмый тор­­ган заманда яшибез. Ни кызганыч, андый аң­ла­­шылмаучылык җи­на­ять юлына да китерергә мөм­кин.
Районыбызда ир белән хатын арасында тавыш чыга. Килеп туган низагны ир белән хатын тыныч юл белән генә хәл итә алмыйлар. Бүгенге көндә эшләре полиция бүлегендә карала.
– Район полиция бүлегенә бер хатын-кыздан гариза керде. Ире белән икесе арасында тавыш чыга. Кызганычка каршы, кычкырышу ир тарафыннан кул күтәрүгә кадәр барып җитә, хатынына тән җәрәхәтләре ясый. Уртак фикергә килә алмаганнан соң, ир кеше хатынына “Мин сине үтерәм”, – дип яный. Бүгенге көндә бу эш буенча медицина экспертизасы билгеләнде. Медицина экспертизасы нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, бу факт буенча җинаять эше кузгатылу турында сөйләшү булачак. Әгәр дә барысы да расланса, тән җәрәхәтләре ясау һәм дә үтерү белән янау фактлары буенча җинаять эше кузгатылачак, – дип хәбәр итте район полиция бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.
Дөнья матур, дөнья киң, кызганыч, шул рәхәт­лекнең кадерен белеп, тыныч кына яшисе генә инде. Юк шул. Матур гаиләләребез таркала, балаларыбыз әтиләре булып та, ятим үсә. Әлеге очракта да ир белән хатын уртак фикергә килерләр, дип ышанасы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев