Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Безнекеләр

«Иң мөһиме – яраткан хезмәт кирәк»

Кырык ел буе чылбырлы тракторда эшли Габделнур абый Бәйрәмов. «Трактор тавышы әле дә көй кебек колакта чыңлап тора», – ди

Соңгы вакытта хатын-кызлар гына түгел, ир атларыбыз да 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә башладылар.
Югары Шашы авылында яшәүче Габделнур абый Бәйрәмовка да 90 яшь тулды.
Һәрвакыттагыча район җитәкчелеге белән бергә барып, котлый алмадык Габделнур абыйны. Кичләтеп булса да, янына барып килергә булдык. 
Без килеп кергәндә, килене Надия өйдә үзе генә иде. Юбилярның өйдә юклыгына аптырап калуымны күреп: «Лапаста ул, мал карарга чыгып китте», – диде.  90 яшьлек юбилярның тынгысызлыгына исем китеп, лапаска чыгам.
Килүебезне көткән Габделнур абый. Лапаста мәш килеп бердәнбер танасына азык салып йөри иде. Үземне күрүгә елмаеп җибәрде. «Хәзер өйгә керәм мин, тиз генә печән төшерәм дә», – диде дә җитез генә печәнлеккә менеп китте. Аның артыннан: «Күзләр тимәсен», – дип, сокланып карап калдым. Ул арада тиз генә печәнлектән төшеп тә җитте. Ә биредә тәртип, һәр нәрсә үз урынында. Эшен бетерде дә өйгә уздык.  
Ул сөйли, мин тын гына тыңлыйм. Аның хәтеренә, һәр яңалыкка хәбәрдар булуына шаккатып утырам.
Югары Шашы авылында туа Габделнур абый. Яшьли «эш арбасын» тарта башлый, көтүен дә көтә, ат та җигә. 1955 елда Армия сафларына китә. Германиядә  хезмәт итә. Аннан кайткач та, бәхет һәм күп акчалар эзләп еракка чыгып китми, туган авылында кала. Чылбырлы тракторга утыра. Кырык ел буе шул тракторда хезмәт куя. Чылбырлы тракторның тавышын күпләр яхшы хәтерлидер. Тавышыннан тыш, анда утырып йөрү дә бик рәхәт булмаган. Әмма Габделнур абый ник бер начар сүз әйтсен дә, ник бер зарлансын.  
– Хикмәт шунда, иң беренче чиратта яраткан хезмәтең булу кирәк.  Шуннан җан тынычлыгы аласың. Тракторга утыргач та, нәкъ «музыка» тыңлаган шикелле, – ди ул озак яшәүнең сере турында сорашкач.
Габделнур абый тормыш иптәше Илсөя апа белән 60 елга якын тигез гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, ул инде гүр иясе. Әмма Габделнур абый аны һәр сүзе саен яратып искә ала. 
– Эштән кайтуыма ашарыма пешкән булыр иде. Илсөя эшкә дә ашарга әзерләп җибәрә иде. 
Бервакытта пычрак кием белән йөртмәде. 
Майлы кием­нә­ремне гел юып торды, – диде ул, стенага эленгән фотога карап. – Бу фотога алмагачлар чәчәк аткан вакытта төшкән идек. Аннары озак яшәмәде, – диде авыр сулап. 
Илсөя апа үзе Биектау районының Өлә К;азаклары авылы кызы. Туганнарына кунакка барган җирдән танышалар алар. Дөресрәге таныштыралар. Бер кү­рү­дә бер-берләрен ошаталар. Туганнары да өйләнмичә йөрмә, дип орышып та алалар үзен. Габделнур абыйның бу вакытта әнисе дә авырып китә. «Әнинең дә күңеле булыр дип уйладым. Илсөя дә каршы килмәде. Кырык көн йөргәннән соң, гаилә кордык», – диде. Бабай кеше дә кызына: «Кызым, начар егеткә охшамаган. Барып кара, булмаса кире кайтырсың», – дигән була шаяртып. Ә Илсөя апа гомергә Югары Шашы авылында төпләнеп кала. Габделнур абый белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Тик башка бала алып кайта алмыйлар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бердәнбер улы да вафат булган инде. Килене Надия белән гомер кичерә.
– Әти миңа бик зур иптәш. Алай гына да түгел, минем ярдәмчем дә. Кызганычка каршы, аякларым авырта, йөрүем начар. Урамнарга бик чыгып йөри алмыйм. Әти бөтен эшемә булыша, – диде.
Габделнур абыйның онык­­лары Айзадә белән Газинур да зур терәк аларга. Ә оныкчыклары – олы куаныч.
Шунысы шаккатырды, Габделнур абый бүгенге көндә дә китап, газета-журналлар укый. 
90 яшендә булса да, күзлек кими. Күп битле китапны ике көндә укып бетерәм, ди ул.
Һәрбер яңалыктан хә­бәрдар. Район га­зе­та­сының да һәр яңа­лы­гын, хәбәрен сүзен сүзгә укып бара. Мине күргәч тә, «Синең үзеңнең дә күптән түгел юбилеең булган иде бит. Газетага язып чыктылар», – диде. 
Вәт, бабай. Исең китәрлек инде. Яшел­чә бакчасындагы яшелчәләрне дә үзе үс­терә. 
Инде чәчәр өчен бер кочак орлыклар да алып куйган.  
Габделнур абый­ның хезмәте турында яратып сөйләве дә сок­лану тудыра. 
– Бервакытта да кеше әйберенә кызыкмадым. Бар тапканым, үз көчем белән эшләнде. Менә бу йорт­ны да Илсөя белән бергә булдырдык. Колхозда эшләгәндә дә җитәкчеләргә әйбер сорап кермәдем, – ди ул. Сүзен дәвам итеп:
– Пенсия яшем тулуга, лаеклы ялга киттем. Кеше, бу яшькә җитеп, һаман эшләп йөри, дип әйтер кебек  иде. Ул вакытта юбилеем белән котларга Фәйзи абый хатыны белән килде. Әле дә күз алдымда, менә шушында утырды алар.
Искитмәле ке­ше­ләр бар бу дөньяда. Зарлана да белмиләр, булганына шөкер итәләр. Габделнур абый да нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе. Үзе җитез, кыю, хәрәкәтчән. 
Күбебез һаман тормыш авырлыгыннан зарланабыз. Габделнур абый кебек тормышны яраткан кешеләр белән сөйләшкәч,  оят булып китә, хәтта. Дөнья матур!      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев