Туган җиргә багышланган гомер
Үзенең тырышлыгы белән гади колхозчы малаеннан, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән, алай гына да түгел, бәхетен читтән түгел, туган җирендә тапкан Хәмит Галимҗанов гыйнвар аенда үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.
Гомер мизгеленең тагын бер күркәм, истәлекле көне. Инде акыл тупланган, гомер көзләренә кергәндә үтелгән юлларга әйләнеп карарга, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясарга да вакыттыр. Шөкер, үкенерлек булмаган. Пар канаты янында, балалар да тормышта үз юлларын, үз тиңнәрен таптылар, Аллаһы Тәгалә оныклар бәхетен дә насыйп итте. Бәрәкәтле булсын.
Хәмит абый белән акрын гына гомер йомгагын сүтәбез.
Шофер булам
Олы Әтнә авылында Саимә белән Фазылҗанның икенче балалары булып дөньяга килә ул. Аның шәхескә әверелү юлы ерак балачактан башланып китә. Әтисе Фазылҗан – Бөек Ватан сугышы ветераны. Әнисе Саимә дә сугыш вакытында төрле эшләрдә катнашкан. 1963 елда 1 сыйныфка укырга керә, начар укымый. Әмма каядыр укырга барасы килми аның. Хыялы Олы Әтнә урта мәктәбендә алган машина йөртү таныклыгы белән шофер булып эшләү. Ул чорлардагы укытучыларның да зирәклегенә исең китәрлек.
– Мәктәпнең завучы Камил абый Закиров математика түгәрәгенә чакырды. Түгәрәккә яратып йөрибез. Менә 9-10 сыйныфларда укыганда без, егет-кызлардан, укытучылар кая баруыбыз, кем булырга теләвебез турында кызыксына башладылар. Анкетага мин шофер булам, дип яздым. Анкетаны укыганнардыр инде, шулай бервакыт Камил абый үзенең янына чакырды да: “Алай гына булмый, синең мөмкинлегең бар, әйдә институтка укырга кер”, – ди. Курку хисе биләп алды, Камил абыйга: “Анда минем кебек наданнар бармый. Анда укырга бөтен Татарстаннан киләләр бит”, – дидем. Ә ул исә:
“Ә син кайсы җирең белән ким, ә бәлки артыктадыр”, – диде.
Камил абый авыл хуҗалыгы институты үткәргән физика һәм математика фәне буенча олимпиадада катнашырга тәкъдим итте. Беренче турның шарты – мәсьәләләрне чишеп, конверт белән җибәрү. Икенче турга Казанга киттек. Институтта кеше бик күп, басар урын да юк. Башта математика фәненнән олимпиадага кердек, аннары физикадан. Физика буенче олимпиада да Олы Әтнә мәктәбеннән 9 укучы катнаштык. Һәм нәтиҗәләрне игълан иткәндә, биш билгеләре берәүгә дә куелмады, 10 кешегә дүрт билгесе куйдык, диделәр. Һәм шул унның тугызы Олы Әтнә мәктәбе егетләре иде. Шулай итеп, физикадан имтихан бирәсе булмады.
Иң авыры математика фәненнән телдән имтихан тапшыру булды. Сорауга җавапны яздым һәм татар телендә имтихан алган укытучыга урын бушаганны көтеп утырам. Ниһаять, урын бушады, киттем укытучы янына. Кинәт алгы партада утырган бер егет чыкты да утырды бушаган урынга. Ә мин башка укытучыга утырырга мәҗбүр булдым. Ә ул рус телендә имтихан ала. Укытучы язганнары карап чыкты, җавапларны билгеләп куйды һәм “Әйдә сөйлә, аңлат”, диде. Татар сыйныфында укыган кеше буларак каушап калдым. “Не могу объяснить” диясе урынга “Я незнаю”, дигән сүзне әйтеп ташладым. Ярар башка юл белән барабыз, ди бу. Тагын бер мисал язды да чишәргә куша, мәсьәләне чишәм. Ул тагын “Объясни” ди. Ә мин аңлата алмыйм. Берничә тапкыр шулай кабатланды. Ахырдан кафедра мөдиренә сөйләдем. Ниһаять, укырга кердем. Иң кыены тел белмәү булды. Шулчакта укытучым Камил абыйның әйткән сүзләре искә төште. Ул: “Әтнәнең ике башында ике зират бар. Зиратның бу яки теге ягына чыксаң да русча кирәк”, дия торган иде. Укый башлау мизгелендә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән урыс егете белән эләктем. Аның белән аралашып рус телендә курыкмый сөйләшергә өйрәндем.
Әтнәгә кайтасыңмы?
Ул вакытта Арча районыннан 20 егет тәмамлый авыл хуҗалыгы институтын. Шул егерме егет арасында уртача балл буенча Хәмит Галимҗанов икенче урынга чыга. Ә Арчага бары тик ике юллама гына бар. Шуның берсе Хәмиткә бирелә. Үзебезнең як, Арчага кайткач, Әтнәгә эшкә кайтырга сорармын, кебек уйлар белән йөри ул. Әмма бар да алай шома гына бармый шул. Ә юллама алу өчен Министрлыкка барырга кирәк. Ә анда колач җәеп каршы алучы булмый. Кадрлар бүлегенә килеп кергәч, үзенең Арчага кайтырга тиешлеген әйткән яшь белгечнең канатларын бик тиз кисәләр. Арчага юллама юк, син башка районны сайла, диләр аңа. Югары Ослан, Кама Тамагы районнарын тәкъдим итәләр. Әмма инде күңеле белән туган якларына кайтам дигән яшь белгечнең фикерен үзгәртәм димә. Башка районга бармыйм, дип кырт кисеп чыгып киткән Хәмитне кабат чакырып кертәләр. Әтнәнең кайсы авылыннан булуын сорыйлар.
Һәм: “Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укытучы кирәк, кайтасыңмы”, – дип сорыйлар аннан. Ничек кайтмасын инде. Әтнәнең үзенә бит, Әтнәгә.
Шулай итеп, 1978 елда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына кайтып эшли башлый – укытучы булып. Ул чорларда эше дә күп, дәфтәр тикшерүләр өйгә дә кайта. Әнисе төне буе утырган улын җәлләп тә куя. Әмма алдына максат куйган кешене авырлыклар куркытамы соң?
– Техникумда бер-беребезне аңлап эшләдек. Коллектив бик көчле иде. Техникумны баету өчен 1980 елда Мәхмүт абый белән “ГАЗ-52” машинасында Мәскәүгә кадәр барырга туры килде. Мәскәүдән бик күп товар алып кайттык...
20 елга якын хезмәт юлы авыл хуҗалыгы техникумы белән бәйле аның. Берьюлы педсовет барышында аны завуч итеп билгелиләр. Һәм ышаныч белдергән район башлыгы Габделәхәт Хәкимов тулай торакка газ кертү йөкләмәсен тапшыра аңа. Бормалы юллар аша үтеп, кушкан эшне җиренә җиткереп башкара ул. Тынгысыз, егет укытучыдан техникум директорына кадәр күтәрелә.
Авыл хуҗалыгы җитәкчесе
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләгән еллар үзе бер тарих. Эш гамәле китабына зур хәрефләр белән язылып куелган тынгысыз, истәлекле чор.
1998 район хакимиятенә эшкә килә. 2002 елда район башлыгы Габделәхәт Хәкимов авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфасын тәкъдим итә. Шушы өлкәдә иң истә калганы, авыл хуҗалыгына яңа технологияләр булдыру. Канада ысулын, гомумән терлекләрне бәйләмичә генә карауны кертү, өстенлекне кеше хезмәтен җиңеләйтүгә юнәлдерү, күмәк хуҗалыкларны чит ил техникалары белән тәэмин итү.
– 2007 елда районда республика семинары узды. Ул вакытта безнең районда 10 “МагДон” комбайны бар иде. Республиканың алдынгы саналган районнардан килүчеләр дә бездәге техникаларны күреп аптырады. Күрсәтергә алып килгән техникалармы болар, дип сорадылар. Юк безнеке, дидек аларга.
2010 елда Республика тарихында үз урынын алган корылык елы. Ул чордагы авырлыкларны да Әтнә җиңеп чыга алды.
Хәмит абый белән нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, сүзебез хезмәткә килеп ялгана. Түзмәдем, аннан: “Хәмит абый, һаман эш дибез. Ә өйдә сезне күрә иделәрме соң?” дидем. Ә ул исә елмаеп: “Өйдә тыл әйбәт иде. Шулай булмаса, өйгә кайтып керми эшләп тә булмас иде. Әти-әни, Флера”, – диде.
Лаеклы ялда булса да, өйдә кул кушырып утыра торган кеше түгел Хәмит абый. Бүгенге көндә район ветераннар рәисе булып тора. Районда өлкәннәребезнең тормышын җанландырып җибәрде. Киләчәктә дә сәламәт булып, сайлаган юлыннан тайпылмый алга атларга язсын аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев