Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә «Герой портреты» Бөтенроссия акциясе кысаларында рәсем дәресе узды
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Әтнә балалар сәнгать мәктәбе төрле чаралар үткәрә.
Бу чарага махсус хәрби операциядә катнашучы Тухватуллин Булат Ильгизарович килде. Ул балалар белән хезмәте турындагы хатирәләре белән уртаклашты, үзенең сугышчан юлы, җиңеп чыгарга туры килгән авырлыклары турында сөйләде.
Аның һәр хикәясе тирән мәгънә һәм тормыш зирәклеге белән тулы иде. Балалар герой белән шәхсән аралашырга, сораулар бирергә һәм реаль вакыйгалар турында белергә мөмкинлек алдылар. Дәрес вакытында укучылар, акция шартлары буенча, килгән геройный портретын ясадылар, һәм герой ошаган эшне сайларга тиеш иде.
Булат Ильгизарович Шакиров Ильяс ясаган эшне бик теләп кабул итеп алды.Шулай ук укучылар ясаган рәсемнәр белән күргәзмә оештырылачак.
Мондый очрашулар үсеп килүче буын өчен бик мөһим. Алар заман элемтәсен саклап калырга, яшь буынга илебезнең героик үткәне турында истәлек тапшырырга һәм Ватаныбызны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев