Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Батыр ул үстергән әниләрнең берсе ул

«Улым белән горурланам», – ди Светлана ханым.

Тәтеш районының Алабирде авылы кызы Светлана. Югары Сәрдә авылы егете Мөхәммәткә булган мәхәббәте аны күз күрмәгән якларга алып килә.
Казанда заводта оператор булып эшли Светлана. Ул яшәгән тулай торакка уйламаганда килеп керә Мөхәммәт. Күрешеп танышкач, егет кызны йөреп керергә чакыра. “Бар, чакыргач чык инде”, дип куып диярлек чыгара аны бүлмәдәш кызлары. Уйнап кына башланган очрашу, бер ел очрашып йөргәннән соң, кавыштыра да куя яшьләрне. Башта шәһәрдә яшиләр. Әмма авыл егете Мөхәммәт абый шәһәрне үз итеп бетерми. Туган якларына кайтырга карар кыла. Ә Светлана апаның авылга бер дә кайтасы килми. 
– Малайга бер яшь вакытта кайттык авылга. Минем бер дә кайта­сым килмәде. Елый-елый кайттым бирегә. Башта ияләшергә дә бик читен булды. Шә­һәрне бик ярата идем.
 Шәһәрдә торыр урыныбыз да бар иде. Әмма иптәшемнең авылга кайтасы килде, – диде елмаеп Светлана апа. Ә Мөхәммәт абый бу хакта:
– Мин шәһәрне бер дә яратмадым. Авылга кайтасым килде, – диде.
Югары Сәрдә авылына кайткач, фермада эшли Светлана апа Галимуллина. Тормыш иптәше тракторда, шулай ук комбайнда эшли. Бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда алар. 
Кечкенәдән эш арбасына җигелә Светлана ханым. Күп балалы гаиләдә – 8 баланың төпчеге була ул. Бүгенге көндә 6 туганы исән-саулар. “Безнең балачакта авылда шикәр чөгендере үстерәләр иде. Кечкенәдән сенаж салуда, амбарда эшләдек. Ул вакытта шикәр чөгендерен дә бик күп чәчәләр иде. Хәзер безнең авылда шикәр чөгендерен үстермиләр”, – дип балачагын искә алды.


Кабат хатирәләргә бирелеп:
– Мин Югары Сәрдәгә килен булып килгәндә, авыл Арча районына керә иде. Юллар начар. Коркачыдан авылга бик күп тапкыр җәяү кайтылды. Олы Әтнәгә бару өчен дә “Беларус”тагы бидон өсләрендә бик күп утырып йөрелде инде. Ул вакытта сөтне бидон белән ташыйлар. Тракторларга кадәр пычрак юлларда йөри алмаган чаклар булды инде, – дип искә алды ул елларны.
Светлана апаның улы Ирек бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Улы турында сорашканда йөзендә елмаю булса да, күңелендәге уй-кичерешләрен сиздермәскә тырыша. Безнең хатын-кызларыбыз бик сабырлар шул. Аларның батыр йөрәкләре алдында баш иярлек.
Бүгенге көндә оныкларының яраткан әбисе, балаларының киңәшчесе, Мәхәммәтенең таянычы булып гомер кичерә ул. Шәһәр тормышы турында сүз чыккач, елмаеп: “Шәһәр хәзер кунакка барып кайтырга гына ярый”, – дип куйды.
Чыннан да, тормыш авырлыгы, кайгы-хәсрәте дә, олы куанычлары да шушы авыл белән бәйләнгән шул инде. Биредә намус белән хезмәт ителгән, пар канатлы булып, ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әни кешенең күңелендә бер генә теләк:
– Елларыбыз тыныч булсын иде. Махсус хәрби операция тиз арада тәмамланып, улларыбыз туган йортларына исән-имин кайтсыннар иде. Минем кебек уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләргә сабырлык телим.


Теләгән теләкләрегез Аллаһы Тәгаләнең “Әмин” дигән сәгатенә туры килсен иде.

Редакциядән.
Шушы көннәрдә улы Ирек Галимуллин чираттагы отпуск ялына кайткан. Аның белән күрешеп кенә булмады. Тормыш иптәшенең әниләренә киткәннәр иде. Хәер, безнең максат, Әниләр көне уңаеннан батыр ул тәрбияләп үстергән Светлана апа турында  язу иде.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев