Геройларның гаиләләре турында кайгырту - безнең уртак бурычыбыз
Күәм урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары математика укытучысы Айсылу Хәбибуллина белән махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан Ирек Нәҗмиевка ярдәмгә килделәр.
Ирек Нәҗмиев Күәм авылы егете. Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китә. Бүгенге көндә каты яраланып, дәвалану уза һәм өенә кайтарыла.
Ирек укучыларның ярдәмен куанып каршы алды.. Ә укучылар бик теләп ярдәм иттеләр. Төп эш – утын ташып өю булды. Һәрберсе үз көченнән килгәнчә, авыр эштән курыкмыйча, тырышып эшләделәр.
Ирек Нәҗмиев балаларның бу мәрхәмәтле гамәленә бик тә рәхмәтле булды. Ул аларның һәр хәрәкәтеннән күңел җылылыгын, ихлас теләкләренә бик рәхмәтле. Авыр минутларда мондый ярдәм, бердәмлек тойгысы, күпкә көч бирә, рухны күтәрә.
Бу көн, чыннан да, һәр катнашучы өчен якты эз калдырды. Балалар Ирек абыйларына ярдәм итеп, үзләрендә зур канәгатьлек тойдылар. Гади генә эшләр аша да рухи байлык алырга мөмкин икәнлеген аңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев