Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

“Шак-шок аяк тавышлары колак төбендә”

Күәм авылы егете махсус хәрби операция зонасында инде ике тапкыр җитди яраланган.

Рәдиф Гыйниятовның әнисе Халидә ханым белән әңгәмә кордык.
Рәдиф апасы Айсылу белән әнисе Халидә һәм әтисе Зөфәр кочагында үсә. Әнисе белән аның балачагын, мәктәп елларын искә алдык. Баштарак теләге туган авылы белән бәйле була, шунда яшәргә, эшләргә дип хыяллана. Әмма үсә төшкәч фикерләр барыбызныкы да үзгәрә бит ул. Апасы да, ул да Күәм урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Олы Әтнәдәге училищеда укыйлар. Моннан соң, Рәдиф Арчага китеп, анда элеваторда эшли башлый. Апасы Арча районы авылына тормышка чыга.
Тормышның үз законнары шул: башта йортлары яна, соңрак, әтиләре вафат була. Моннан соң Рәдиф әнисе янына әйләнеп кайта, күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Шөкер, күмәк хуҗалыкта эшләгәннәрне җитәкчелек ярдәмсез калдырмый – икенче йорт бирә. Соңрак Халидә ханым тормышта терәк булырдай кешене табып, башка бер йортта яши башлыйлар. Рәдиф хәрби контракт төзеп, Ульяновск шәһәрендә хезмәт итә башлый. Озак та үтми, махсус хәрби операция башлана... Кыскача искә алсак, тормыш юллары әнә шулардан башлана. Ә озынрак итеп языйк дисәк, Халидә ханым сөйләгәннәрне чагылдыру дөрес булыр...
– Һич онытасым юк. Мин ул вакытта “Затлы” сәүдә йортында эшли идем. Шул вакытта улым минем белән саубуллашырга кереп чыкты. Хәрби киемнән иде, шак-шок килгән аяк тавышлары әле дә колак төбендә, – дип яшьләнгән күзләрен сөртә ана.
Берничә көннән соң Күәм авыл җирлегенә дә Рәдифне махсус хәрби операция зонасына чакыру килә. Тик ул инде хезмәт иткән частендә була. Ә аннан Рәдифне Казан танк училищесына җибәреп, хәрби өйрәнүләр аша уздыралар. Ә Яңа ел алдыннан махсус хәрби операция зонасына озаталар.
Бер ел чамасы вакыт узгач, яралана – контузия ала ул. Җитди була, күрәсең, ике ай чамасы дәвалана. Туган өенә дә кайтып китә. Санаулы көннәр тиз уза бит ул. “Сау-сәламәт” дигән диагноз белән аны кабат махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр. Кирәк бит, көтеп торганнар диярсең, озак та үтми ул кабат яралана. Бу юлы да җиңел булмый – Халидә ханым әйтүенчә, мина кыйпылчыкларыннан зыян күрә. Кабыргалары сынган була, хәтта. Бу юлы озаграк дәваланырга туры килә. Шифаханәдә ятарга туры килә. Бу вакытта аның часте реформалана. Шул сәбәплеме, әллә, яраларын тулысынча ялмап бетерсен дипме, шактый вакыт махсус хәрби операция зонасына чакырмыйлар. Рәдиф хәрби комиссариатка барып учетка да басып кайта югыйсә. Аяк-кулы сыкраса да ир-егет тик ятмый инде ул: ул балта-пычкы тотып төрле эшкә йөри башлый. Алай гына түгел, күрше Арча районы кызы белән танышып, өйләнеп тә җибәрә. Халидә ханымның мәчет каршындагы йортында яши башлый бу яшь пар. Шулай итеп елдан артык вакыт үтә. Әмма кабат алып китәләр.
Тик ике ай чамасы узуга килене Чулпаннан хәбәр ала. Баштарак фотога төшерелгән аякны күреп, куркып кала. Килененнән хәбәр килгәч кенә тынычлана. Хәер, моны да тынычлану дияргә тел әйләнми инде. Рәдифнең яралы аягы икән ул. Шулай итеп, ул тагын госпитальгә эләгә. Аңа операция ясыйлар. Азмы-күпме ярыйсы халәткә килгәч, үз частенә юллама алырга дип, кабат хәрби комиссариатка китә. Аннан кабат Донецкка озаталар аны.
– Шул көннән бирле ике ай узды инде. Кайвакыт телефоннан шалтыраткалый. Хез­мәтеннән зарланмый, дуслары күп, – дип кабат яшьле күзләрен сөртә Халидә ханым.
... Болай да йөрәге яралы ана белән махсус хәрби операциядәге улы турында сөйләшүне башка темага күчерергә булдым.
Чыгышы белән Югары Көек авылыннан ул. Дөресрәге, Ерак Көнчыгышта туып, 3 яшенә кадәр шунда яшәгән. Бу уңайдан әнисенең сөйләгәннәрен искә алды:
– Олы Әтнәдән бирле җәяү кайттык. Син абый-апаларыңны узып, чаба-чаба кайттың. Бик аргансың ахыры, кайткач ике көн йокладың, – дия торган була.
Биш балалы ишле гаиләдә дүртенче булып дөньяга килә ул. Төгәл искә алсак, әтисе Нурулла белән әнисе Мәсхүдә, Хәлил абыйсы, игезәк абый-апасы Венер-Венера һәм энесе Хәлим белән бергә яшиләр.
1985 елны Тельман исемен­дәге күмәк хуҗалыкта, Югары Көек фермасында таналар тәрбияләргә эшкә алалар. Ә 1986 елның февралендә Зөфәр абый аны Күәмгә алып кайта. 
– Әтеки-әнеки белән 25 ел дәвамында бик матур итеп, тату итеп яшәдек, – ди.
Кызы Айсылуның ике улы бар икән инде, әлегә Рәдифе генә оныклар бүләк итәргә өлгермәгән.
Булыр, Аллаһы боерса. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев