Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бәйге

Һәркем катнаша ала

Республикабызда «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык әдәби конкурсына старт бирелде.

Узган елдан аермалы буларак, быел Татарстанда «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык әдәби конкурсының форматын киңәйттеләр. Бәйге 2025 елда зур кызыксыну уятканнан соң, анда рус һәм татар телләрендә «Роман» номинациясе барлыкка килде.
Конкурс белән параллель рәвештә «Язучылар мәктәбе» белем бирү проекты старт ала, ул патриотик темага язучы яшь авторларга ярдәм итәчәк. Проект кысаларында танылган язучыларның мастер-класс­лары һәм лекцияләре, шулай ук конкурс эшләрен язу процессында катнашучыларга һөнәри ярдәм күрсәтү ниятләнә.
Бәйге рус һәм татар тел­ләрендә «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр цик­лы», «Очерк», «Роман» но­ми­нацияләре буенча үткәрелә.
Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар, «Роман» номинациясеннән тыш, 2026 елның 1 авгус­тына кадәр «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» патриотик юнәлештәге ачык әдәби бәйге» билгесе белән түбәндәге электрон поч­та адресына кабул ителә: Konkurs@tatkniga.ru.
Ә «Роман» номинациясе буенча гаризалар 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.
Конкурска 2026 елның 9 декабрендә нәтиҗә ясау планлаштырыла. 2026 елда бәйгенең гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итә.
«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңүчеләрнең әсәрләре социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге кысаларында – 2026 елда, «Роман» номинациясендә җиңүчеләрнеке 2027 елда басылып чыгачак.
«Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык әдәби конкурс­ка теләге булган, яза белгән һәркем катнаша ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев