5 август 2017 яңалыклары
-
Төлке әрәм булган
Олы Әтнә - Күәм юлында төлке таптатканнар. Берничә көн дәвамында бу тирәдә юл кырыенда бер төлке утыра башлаган иде. Җиләктән кайтканда туктап, үзебез дә сәерсенеп карап киткән идек. Бәлки агу ашаган булгандыр, бәлки авыру булгандыр. Сау-сәламәт булса, машина астына барып кермәс иде. Юлда йөрүчеләр, бигрәк тә бу тирәдән узучылар саграк...
-
Паркта эш дәвам итә
Район үзәгендә урнашкан ял паркында эшләр кабат җанланып китте. Бүгенге көндә биредә чираттагы өченче һәм дүртенче өлештәге хезмәтләр эшләнә. Парктагы калган өлешләргә брусчатка һәм юллар җәелә. Моннан тыш, иң беренче эшләнгән өлешенә газон чәчү өчен җир әзерләү эшләре бара.
-
Слива кайнатмасы әзерлибезме
Моның өчен 1,1 кг шикәр комы, 1,2 кг слива, 120 мл су кирәк. Сливаны юып, төшләреннән арындырабыз. Зур кәстрүлгә салып, өстенә шикәр комы сибәбез дә болгатабыз. Су өстәп, кайнатырга куябыз. Шикәре эрегәнче болгатып торабыз һәм уттан алабыз. Өч сәгать тоткач, тагын җиде минут кайнатып алабыз. Аннары тагын сигез сәгать тотабыз...
-
“Мулла” фильмы төшерелә башлый
"5 августта Әтнә районында Марат Башаров белән "Мулла" фильмның бер эпизодын төшерәчәкбез", - дип хәбәр итте "Татаркино"сы директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова.
-
Чишмәләр чистарына
Яңгыр явып тора. Чүп үләннәре дә тиз арада баш калкыта. Өҗем авыл җирлегенә кергән авылларда мәчет, чишмә, урам чатларында үскән кычыткан, чүп үләннәреннән арыналар. «Әлеге хезмәт мәдәният һәм авыл җирлеге хезмткәрләре белән берлектә башкарыла», - дип хәбәр итәләр Өҗем авыл җирлегеннән.
-
Яңа Шашы, Чембулат калып бара
Һәр хуҗалыкта, һәр авыл җирлегендә эш кайный бүген. Авыл халкына иң кадерлесе: урамнарның рәткә китерелүе. Үзара салым акчасына кайтартылган вак таш Яңа Шашы авыл җирлегенең Иске Җогып авылының Югары һәм Түбән очына - 350 тонна, Мамыш авылына 150 тонна түшәлгән инде. "Чишмәле Сап авылында Тукай урамының югары башындагы 300 метрлап...
-
Мәдәни мирас объектларын барлыйлар
17 август көнне «Эхо веков» проекты кысаларында районга документаль фильм төшерергә кайтачаклар. «Кайтаваз» артыннан (След за «Эхом») дип исемләнгән документаль фильм өчен Ябынчы, Түбән Бәрәскә, Олы Әтнә, Әйшияз, Олы Мәңгәр, Мамыш һәм Мокшы авылларындагы тарихи объектларны төшерү көтелә. Әлеге проектның максаты - мәдәни мирас объектларын барлау һәм аларны таныту. Документаль...
-
"Мулла" фильмын төшерү Күңгәр авылында дәвам итә -фоторепортаж
Бу минутларда районыбызның Күңгәр авылы мәчете янында "Мулла" фильмын төшерү дәвам итә. Монда мулла Әсфәндияр - Рамил Фазлыевны дусты Артур - Марат Башаров эзләп таба. Көтелмәгән очрашудан мулла бер мәл югалып та кала. "Мулла" фильмын төшергәнне авылның дин әһелләре Рубис, Гомәр, Фәргать абыйлар да зур игътибар белән карап тордылар. Район...
-
Татар кызы мин
"Бу кем тагын?" дип, Утырасызмы шаккатып. Мин- Рүзилә Зарипова, Сөйлим хәзер аңлатып. Кышлау авылында тудым, Көзнең соңгы аенда. Зур гаиләдә яшим хәзер, Укыйм туган авылымда. Әтием йөри ерак юлларда Һәр көн машинасында. Алмаз абый каты тора, Бармыйм, дип әйтеп кара. Әнием почтальон минем, Һәр өйдә көткән кунак. Субсидия-пенсияләр - Һәрбер...
-
“Кичке авыл көне”– Җөлбидә
Башка авылларда узган мәдәни чаралар турында укып, ара-тирә кызыгып та куйгалый идек. Соңгы вакытларда үзебездә уздырылганнары да күпләрне көнләштерерлек. "Кичке авыл көне" дип исемләнгән бәйрәмебезне караучылар да бу фикерем белән килешерләр. Яңгыр булу сәбәпле күчерелеп тә торды ул. Минем үземнең кунакларның күплегенә исем китте. Күрше-тирә авыллардан да, шәһәрдән кайтучылар да...
-
Яңгыр көтмим
Ә мин менә яңгыр көтмим, Ни була соң буран көтсәм?! Эзләреңне эзләп йөрим Җиргә сеңеп барган көрттән. Чытлыкланган язгы җилдә Сөюемә кайда әфсен? Адаштырган бураныңда Килә тагын тилерәсем! Кылчык булып күзгә кергән Яз кояшын мең ятсындым! Яңгыр белән юылыр күк, Югалыр күк синең сының… Җилбәзәк яз аңлыймы соң Кышта калган...
-
Кулланылган батарейкаларның йогынтысы
Без тормышта батарейкалар белән эшли торган бик күп приборлар кулланабыз. Уйлап карасаң, алар никадәр файда китерә. Ләкин, әлеге электр чыганакларының начар яклары да күп. Еллар үткән саен кешелек экологик проблемаларның кискенләшә баруын ныграк сизә бара. Ләкин күпләр табигать халәтенең безнең көндәлек тормышта үз-үзебезне ничек тотуыбызга бәйле икәнлеген аңлап бетерми. Кешеләр...
-
Әтнәдә "Мулла" фильмын төшерәләр- фоторепортаж
Әтнә районының Күәм авылында Гыйлемхан Галләмов хуҗалыгында Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова җитәкчелегендәге ТР "Татаркино" оешмасы коллективы, кырыкка якын кеше, Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы мотивлары буенча "Мулла" фильмын төшерәләр. Алдан хәбәр ителгәнчә, әлеге фильмга Әтнә дәүләт драма театры артистлары уйнаган, режиссер Рамил Фазлыев куйган "Мулла" спектакле нигез итеп алынды. Әлеге спектакльне...
-
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе
2017 елның 3 августы Казан шәһәре 2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты. Без, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары, түбәндәгеләрне җиткерәбез: - татар халкының бердәмлегенә,...
-
Юлны төзәтмәсләр микән?
Хөрмәтле редакция! Район, авыл җитәкчеләренә Сезнең аркылы мөрәҗәгать итәсебез килә. Үтенечебезне кире какмассыз дип ышанабыз. Безнең «Татарстан» урамында машиналар кеше капкасы төбеннән йөри. Чөнки телефон чыбыкларын астан керткәннән соң асфальтлар бик каты ватылды, дәү-дәү чокырлар да бар, бер кое урыны убылып ук төште. Мәчет артында гына бу урам. Менә шушы...