5 август 2017 яңалыклары
-
Моң чишмәсе
Мәңгәр, Кишет, Кенәр халкын үзенең гармун моңы белән илһамландырып килгән, бу яклардагы мәдәният үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Илгиз Мәлик улы Мостафинны белмәгән кеше сирәктер. Ул Олы Мәңгәр авылының данлыклы "Мостафаныкылар" нәселеннән булган Мәлик абый белән Зөләйха апа гаиләсендә 1938 елда дөньяга килә. Мәлик абый үз заманының оста көрәшчесе булган,...
-
Сөйгән ярлар нигә насыйп түгел...
Без Ирек белән мәктәптә укыганда очраша башладык. Мин еш кына аларның авылына кунакка килеп йөри идем. Баштарак әллә ни өнәп тә бетермәдем. Җитмәсә, миннән яшьрәк тә иде ул. Ә аннары сөйләшеп сүзләр бетмәде. Икебез дә хыялый идек. Сызылып аткан таңны каршылаулар, сирень, шомырт чәчәкләре аткан вакытта капка төпләрендә кич утырулар,...
-
Иң күп мөрәҗәгать пенсиягә чыгучылардан
Район архив бүлегеннән алган мәгълүматлардан күренгәнчә, бирегә иң күп мөрәҗәгать итүчеләр булып - пенсиягә чыгучылар тора. Шулай ук мәктәп чорында эшләүчеләр дә архив бүлегенә күпләп мөрәҗәгать итәләр. "Хәзерге вакытта пенсия фонды белән үзара бер программа нигезендә эшлибез. Пенсия фонды архивка сорау (запрос) ясый. Шуның нигезендә сорауларга җаваплар җибәрелә", - диде...
-
Балалар да хезмәттә
Җәйге каникуллар чорында балаларыбыз да тик тормыйлар. Бүгенге көндә оешмаларда һәм күмәк хуҗалыкларда барысы 43 бала төрле хезмәттә эшли. "Бүгенге көндә Казанда 1С һәм маникюр хезмәтләрен үзләштерү өчен 1әр кеше махсус курсларда белем ала", - дип хәбәр итәләр районның мәшгульлек үзәгеннән.
-
«ИЗГЕЛЕК» – СОЦИАЛЬ ПРОЕКТ БӘЙГЕСЕНДӘ
Республикада «Лукойл-2017» исеме астында социаль проектлар бәйгесе старт алды. Әлеге бәйгедә районның «Изгелек» социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Экология, мәдәният һәм рух» номинацияләрендә катнашырга җыена. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге үзәк социаль проект бәйгесендә 6 ел рәттән катнашып, җиңү яулап килде.