Сөйгән ярлар нигә насыйп түгел...
Без Ирек белән мәктәптә укыганда очраша башладык. Мин еш кына аларның авылына кунакка килеп йөри идем. Баштарак әллә ни өнәп тә бетермәдем. Җитмәсә, миннән яшьрәк тә иде ул. Ә аннары сөйләшеп сүзләр бетмәде. Икебез дә хыялый идек. Сызылып аткан таңны каршылаулар, сирень, шомырт чәчәкләре аткан вакытта капка төпләрендә кич утырулар,...
Без Ирек белән мәктәптә укыганда очраша башладык. Мин еш кына аларның авылына кунакка килеп йөри идем. Баштарак әллә ни өнәп тә бетермәдем. Җитмәсә, миннән яшьрәк тә иде ул. Ә аннары сөйләшеп сүзләр бетмәде. Икебез дә хыялый идек. Сызылып аткан таңны каршылаулар, сирень, шомырт чәчәкләре аткан вакытта капка төпләрендә кич утырулар, мотоцикл белән басу юлларында йөрүләр, су буенча учак ягулар… Ирек белән очрашканыбызны әнисе дә ишеткән.
Әйбәт кеше иде ул. Аның белән үзебез дә сизмәстән якынаеп киттек. Тора-бара мин Ирекне өзелеп яратканымны аңладым. Тик ул гына каядыр югалып йөри башлады. Кич клубка чыксак та юк. Яныма дус егете килә дә: "Ирекне көт, яме", - ди. Капка төбенә кадәр кайтып, дусты килгәнче мине өйгә кертми. Бервакыт югалып торуларының сәбәбен сорарга булдым. Ә ул: "Беләсеңме, мин сине бик яратам. Ә менә күрше авыл кызы Ленаны күбрәк яратам кебек, мин буталдым", - дип җавап бирде.
Шулчакта ниләр кичергәнемне әйтеп бетерә алмыйм. Ирек елаганымны сизеп алды. Йөгереп килеп, кулларымнан, битемнән үпте. Ә мин, аның хыянәтен кичерә алмыйча, өйгә кердем. Капканы япкач та, Ирек озак китми торды әле. Әнә шул вакыйгадан озак еллар узды. Мин Ирекне гел сагынып яшәдем. Юлымда егетләр очрап торды. Тик аның кебеген тапмадым. Яшьли әтисез калган, хатын-кызны кадерли торган кеше иде ул. Укып бетереп, диплом алгач, мин еракка киттем. Менә шунда булачак иремне очраттым. Карап торышка тыныч кына, сөйкемле генә иде Рамил. Кайбер чалымнары Иреккә дә охшап китә. Аны һәрвакыт Иреккә охшатып яшәдем. Төшләремә дә еш керде. Көннәрдән бер көнне Ирекнең өйләнгәнен белдем. Инде ул чакта үз гаиләм бар, бер-бер артлы ике бала да таптым. Тормыш корганына сөендем генә. Интернетта хатынын дусларга кушып куйдым. Күңел тиле бит инде ул. Әкрен генә Ирекне "күзәтәм". Аның туганнары белән дә яңадан дуслаштым. Сүз чыкканда, хәлен сорап куям. Кыскасы, күңелдә ниндидер бер рәхәт хис белән гомер итәм. Шөкер, ирем дә мине яратып яши. Тормыш үз көенә бара. Барлык якыннарым, туганнарым безнең гаиләгә сокланып туя алмый. Тик берсе дә минем гомерлек яраткан кешем хакында белми.
Инде юлларның бергә кушылмасын да беләм, үз гаиләмне дә, кешенекен җимерергә теләмим. Әмма Ирекне бер күреп сөйләшәсем килә иде. Күрештем мин аның белән. Олы улым белән бер ярышка бардык. Шулчакта кемдер арттан килеп эндәште. Борылып карасам, Ирек басып тора. Үзгәргән. Ир-атлар кыяфәте кергән, тик елмаюы, карашлары шул ук калган. Бер мәлгә сүзсез калдым. Ирек үзе сүз башлады. Сөйләшеп киттек. Яшьлеккә кайтып килдек. Ирек теге вакыттагы хәлләре өчен үкенә икән. Хатын белән әйбәт торабыз, ди. Ахырдан Иреккә: "Әйдә, дус булыйк. Аралашып торыйк. Синең дөньяда бар икәнеңне белү җитә миңа", - дим. Ә ул: "Беләсеңме, безнең арада йә берни була алмый, йә мәхәббәт кенә", - диде. Шул очрашудан соң Ирекнең мине әле дә яратуын аңладым. Быел кабат күрешүгә өч ел булды. Баксаң, бу очрашу соңгысы булган икән.
Күптән түгел телефоныма смс килеп төште. "Ирек бүтән юк", - диелгән. Ул чактагы хәлемне үзем генә беләм. Эштәгеләр "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырткан. Хәлем яхшыруга ук, туган якка кайтып киттем. Ирекне авылына җирләгәннәр. Машинам белән зират янына кайтып туктадым да Ирекнең каберен эзләп таптым. Шау чәчәккә күмгәннәр үзен. Ә ул һаман елмая. Кабере ташына да иң матур сурәтен куйганнар. Аңа булган хисләремне рәхәтләнеп сөйләдем мин шул чакта. Ишетәдер кебек тоелды. Җитмәсә, кабер өстенә бер күбәләк чыгып, иңнәремә куна, кулларымнан үбә. Нигә ялгыштык икән соң без? Бер-беребезгә яратуыбызны вакытында әйткән булсак, бик бәхетле булыр идек… Тик икебезгә дә башка язмыш юлын үтәргә туры килгән. Шул көннән соң мин аны күңелемнән җибәрдем. Әмма йөрәгемдә барыбер үкенеч калды. Ышандым мин, чын сөю бардыр, Ирек эзләп килер әле, дип көттем. Тик булмады. Бәлки, мине Аллаһы Тәгалә, яшьли тол калмасын, тигез канатлы булсын дип, Ирек белән кавыштырмагандыр.
Алисә Нуриева, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев