7 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Яңа уку елында каникуллар кайчан булачагы билгеле
2020-2021 уку елына мәктәп каникуллары графигы төзелде.
-
Рөстәм Миңнеханов туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк
Туры эфир 10 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә планлаштырылган.
-
«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2020» фестиваленең суперфиналы уза
Әлеге фестивальдә безнең район укучылары да катнашачак. Уңышлар телибез аларга.
-
Татарстанның җиде районында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде
Республиканың 13 районында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.
-
Россиядә транспорт салымын гамәлдән чыгарырлармы?
Россиядә транспорт салымын юк итү турында закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, транспорт салымының күләме двигатель егәрлегенә карап исәпләнә, әмма аны эксплуатацияләү вакытына һәм башка характеристикаларга бәйле түгел.
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арта
1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак. Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.
-
Сентябрь аенда уңышны тулысынча җыеп алу кирәк
Юкса булган мул уңышны да югалтырга мөмкинбез.
-
Дөньядагы иң куркыныч авырулар билгеле
Табиб Елена Малышева искәрткәнчә, CОVID-19 дөньяда көндәлек үлем статистикасы буенча 17нче урында тора, ә лидерлар бишлегенә туберкулез, гепатит В, пневмония, СПИД һәм ВИЧ, шулай ук малярия керә.
-
Тагын комбайн янган
Бу хәл Актаныш районында булган. Янгынны 12 минутта сүндергәннәр.
-
Кайбер мәктәпләр дистанцион укуга күчкән
Россиянең Свердловск өлкәсендә дистанцион укытуга күчерү очраклары барлыгы билгеле.
-
Көзге Сабан туе үткәреләчәк
Бәйрәм чарасы онлайн режимда узачак.
-
Гидрометеоүзәктә Идел буе округында -4 градуска кадәр кырау төшәчәген фаразладылар
Россиянең үзәк өлешендә атна ахырында һава температурасы +10..+15 градус тәшкил итәчәк.
-
М12 трассасы ярдәмендә Казанның Идел аша яңа күпер белән көньяктан әйләнеп чыгу мөмкинлеге барлыкка киләчәк:
Тиз йөрешле автомобиль юлы Мәскәүдән Казанга кадәр юлда вакытны ике тапкыр киметүне тәэмин итәчәк һәм макроикътисади нәтиҗә 2,4 трлн сум бирәчәк.
-
М12 автотрассасы Татарстанны Европа – Көнбатыш Кытай маршрутының үзәге итәчәк
М12 Мәскәү – Казан автомагистрален төзү Татарстанны Европа – Көнбатыш Кытай маршрутының үзәк ноктасы итәчәк. Бу исә республика икътисады үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты профессоры, Транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин шундый фикерен белдерде.
-
Татарстанда эшмәкәрләргә илкүләм проект буенча матди һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелде
Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча финанс һәм мәгълүмати ярдәм алды.