М12 трассасы ярдәмендә Казанның Идел аша яңа күпер белән көньяктан әйләнеп чыгу мөмкинлеге барлыкка киләчәк:
Тиз йөрешле автомобиль юлы Мәскәүдән Казанга кадәр юлда вакытны ике тапкыр киметүне тәэмин итәчәк һәм макроикътисади нәтиҗә 2,4 трлн сум бирәчәк.
Мәскәү – Казан М12 яңа автотрассасын төзү нәтиҗәсендә республикада Татарстан башкаласының Көньяк урап узуы һәм Идел аша яңа күпер төзеләчәк. Бу йөкләрне Казан аэропорты янында логистик үзәкләргә тизрәк китереп җиткерү һәм аннан чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ профессоры, Транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин хәбәр итте.
Профессор сүзләренә караганда, авиация йөкләре бизнес өчен иң югары маржиналь булып тора. Әмма бүген югары өстәмә бәяле продукцияне Казан аша алып барырга туры килә, бу исә ягулыкка өстәмә чыгымнар да таләп итә.
"Көньяк урап узу тиз йөрешле автотрасса буенча югары маржиналы йөкләр җибәрү мөмкинлеге бирәчәк, ә бу бизнеска зур нәтиҗә бирәчәк. Татарстанда логистик инфраструктура яхшы үсеш алган инде: тимер юл, Идел суднолар йөреше юлы, авиапассажирлар ташу бар. Әгәр бу схемага тиз йөрешле автомагистральне кертсәң, югары икътисади эффектлы мультимодаль схемалар төзергә мөмкин булачак", - диде Блинкин.
Институт директоры аңлатканча, трасса буенча хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлеге – 130 км/сәг.шуңа бәйле рәвештә, йөк автопоездлары 100 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итәчәк, бу исә товарларны китерүдә сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, эшмәкәрләргә ахыр кулланучылар өчен бәяләрне тоткарларга мөмкинлек бирәчәк.
Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомобиль юлы Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак. Маршрут буйларында 62 млн россияле яши-ил халкының 40% ы. Автотрасса куәтле һәм үсеп килүче регионнарны тоташтырачак, аңа якын-тирә территорияләрнең икътисадын үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Якынча исәпләүләр буенча, М12 Мәскәүдән Казанга кадәр юлда вакытны ике тапкыр киметүне тәэмин итәчәк һәм 2,4 трлн сумга макроикътисади нәтиҗә бирәчәк.
Чыганак http://Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев