Тагын комбайн янган
Авыл хуҗалыгы

Тагын комбайн янган

Бу хәл Актаныш районында булган. Янгынны 12 минутта сүндергәннәр.

Татарстанның Актаныш районы кырында эшләп йөргән комбайн янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләргә Такталачык авылы янындагы кырда комбайн януы  турында шаһит сөйләгән. Ул 14.30 сәгатьтә 01 телефоны буенча шалтыраткан.

Һәлакәт урынына 103нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгынны 12 минутта сүндергәннәр.

Әлегә комбайнның яну сәбәбе билгесез.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-09-2020/aktanysh-rayonynda-kombayn-yangan-5769119

Фото Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте


Нет комментариев