9 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә спорт мәйданчыгы ачылды -видео
-
Әтнәләр, "Ассорти" вареньесы ясап карагыз
500 г бакча җиләгенә кирәк булачак: - 500 г кура җиләге; - 500 г кара карлыган; - 500 г бөрлегән; - 3 кг шикәр комы; - 1,5 стакан су. Бакча җиләге, кура җиләге һәм бөрлегәнне изгәләп, төнгә суыткычка куегыз. Иртәгесен суга шикәр комы салып, сироп ясагыз. Сироп кайный башлауга изгәләнгән...
-
Әтнәләр,Татарстанда урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс башлана
Татарстанда урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс башлана Комиссияләр ашлык җыя торган комбайннар, транспорт чаралары, ашлык складлары һәм ашлык чистарту машиналары әзерлеген тикшерәчәк. 11-16 июльдә Татарстанда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс башлана. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Комиссияләр составына әлеге...
-
Әтнәләр, тагын авария
Мамадыш районында тагын бер авария теркәлде. Мәскәү-Уфа юлының 956 кмда "Киа Рио" белән Газель маңгайга-маңгай бәрелешә. Җиңел машина алда барган автомобильне узмакчы була, тик өлгерә алмый. Каршы як полосадан килгән машинага бәрелә. Машинаның берсендә 1971 елгы Акттаныш кешесе була. Икенчесендә -1960 елгы Оренбург кешесе. Авариянең сәбәпчесе урында ук һәлак була....
-
Әтнәдә тагын бер төр юл кагыйдәсе
"Куркыныч хәрәкәт" термины турында язган идек инде. Тик аның өчен административ җәза каралмавы турында да беләсез. Хәзер административ штрафның Закон проектындагы күләме билгеле булды. РФ Эчке эшләр министрлыгы аны 5000 сум күләмендә билгеләргә уйлый. Әйткәнебезчә, әлегә ул проект кына. Аннан соң "Куркыныч хәрәкәт" терминына эләгүче юл хәрәкәте кагыйдәләре дә күпмедер...
-
Әтнәләр, кран ауган
Казанда КФУ бинасы янында йөз тонналы кран ауган, бәхеткә, шоферы җиргә сикереп өлгергән. Физфак бинасы янында төзелеш конструкцияләрен демонтажлаган вакытта әлеге вакыйга килеп чыккан. Зыян күрүчеләр юк, шофер җиргә сикереп өлгергән. Чыганак: http://zt16.ru
-
Әтнәдә - Яшьләр көне
Бүген районыбыз үзәге Олы Әтнәдә Яшьләр көне уза. Бәйрәм сәгать 9 да веломарофон белән башланып китте. Җиңүчеләрне сәгать 11 дә яңа спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачканнан соң бүләкләделәр. Бүләкләрне яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев белән район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова тапшырдылар. Спорт мәйданчыгын ачу тантанасын да авыл...
-
Әтнәдә исәпкә алу начар түгел
1 июльдән 15 августка кадәр авыл хуҗалыгына кагылышы булган һәр оешма һәм хуҗалыкта исәп алу үткәреләчәк дип язган идек инде. Бер атна вакыт узып та китте. Районыбыз буенча күпме хуҗалыкны исәпкә алдылар икән, исәпкә алучыларыбыз исән-саумы? Әнә шул сорау белән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу буенча Әтнә районы вәкиле Лилия...
-
Әтнәнең “Акбарс” карьеры
Һәр якның үз байлыгы, үз матурлыгы. Әтнәләр ишетеп белгән, барып күргән, ихтыяҗ туганда таш алып кайта торган "Акбарс" карьеры бу. Монда эш көйләнгән, оештырылган. Техникалар заманча. "Сәгать кебек эшли", дип соклана халык. Халык телендә "Акбарс авылы" дип тә әйтелә. "Испарина авылы" дип тә йөриләр. Урман буенда урнашкан табигать байлыгына сокланмый...
-
Әтнәдә салкынча һава торышы саклана
Ялларда явым-төшемле, салкынча һава торышы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алда торган ял көннәрендә республикада сизелерлек салкынайта. Явым-төшемнәр дә булачак. 9 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Төнге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы бар. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле һәм бик...
-
Әтнә егете Габделхәй – балачак дустым
Безнекеләр Әтнә егете Габделхәй - балачак дустым Март аенда республика газетасында "Габделхәй абый Яңа Җөлбигә кайтачак" дигән мәкалә басылган иде. Кем ул Габделхәй? Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ, хезмәт ветераны, Кече Әтнә авылы Мәкаләне укымаганнарга аның кем икәнлеген аңлатып үтәм. Ул Яңа Җөлби авылында 1934 елда туган Халик улы Галиәхмәтов -"Социалистик хезмәт герое"...