Әтнәдә исәпкә алу начар түгел
1 июльдән 15 августка кадәр авыл хуҗалыгына кагылышы булган һәр оешма һәм хуҗалыкта исәп алу үткәреләчәк дип язган идек инде. Бер атна вакыт узып та китте. Районыбыз буенча күпме хуҗалыкны исәпкә алдылар икән, исәпкә алучыларыбыз исән-саумы? Әнә шул сорау белән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу буенча Әтнә районы вәкиле Лилия...
1 июльдән 15 августка кадәр авыл хуҗалыгына кагылышы булган һәр оешма һәм хуҗалыкта исәп алу үткәреләчәк дип язган идек инде. Бер атна вакыт узып та китте. Районыбыз буенча күпме хуҗалыкны исәпкә алдылар икән, исәпкә алучыларыбыз исән-саумы? Әнә шул сорау белән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу буенча Әтнә районы вәкиле Лилия Гибадуллинага мөрәҗәгать иттек. - Бүгенге көндә исәпкә алу буенча районыбызда ике инструктор участогы да үз эшен намус белән башкара. 12 агентыбыз район буенча йөреп, һәр ярдәмче хуҗалыкны барлап, исәпкә алалар. Алар тарафыннан 7 июльгә 1434 объект исәпкә алынды инде. Үзләре исән-сау. Зарланмыйлар, халык кына салым түләтер өчен алалардыр инде бу исәпне, дип кыенсына... - ди Лилия Гибадуллина. Юк, салым түләтер өчен түгел бу исәпкә алу. Россия буенча аграр тармакның бүгенге торышын күзаллар өчен кирәк. Халык файдасына тагын нинди программалар уйлап табып, кертеп була, әнә шуның өчен ачыклана бездә ниләр бары. Узган исәп алудан соң Татарстанда гына да 23 дәүләт программасы кабул ителде. Дәүләт ярдәмен алырга бик яратабыз, артык зур булмаса да, тама бит әле. Исегезгә төшерегез, сыер өчен дә, хәтта кәҗә белән тавык-чебеш өчен дә дәүләт күпмедер акча бирә башлады. Авылларда ВАПлар төзелә... исегезгә төштеме? Һәр нәрсәдән шикләнмик инде, җәмәгать.Салым өчен аноним рәвештә мәгълүмат җыймыйлар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев