Әтнәләр, "Ассорти" вареньесы ясап карагыз
500 г бакча җиләгенә кирәк булачак: - 500 г кура җиләге; - 500 г кара карлыган; - 500 г бөрлегән; - 3 кг шикәр комы; - 1,5 стакан су. Бакча җиләге, кура җиләге һәм бөрлегәнне изгәләп, төнгә суыткычка куегыз. Иртәгесен суга шикәр комы салып, сироп ясагыз. Сироп кайный башлауга изгәләнгән...
500 г бакча җиләгенә кирәк булачак:
- 500 г кура җиләге;
- 500 г кара карлыган;
- 500 г бөрлегән;
- 3 кг шикәр комы;
- 1,5 стакан су.
Бакча җиләге, кура җиләге һәм бөрлегәнне изгәләп, төнгә суыткычка куегыз. Иртәгесен суга шикәр комы салып, сироп ясагыз.
Сироп кайный башлауга изгәләнгән җиләкләрне, изелмәгән кара карлыганны салып болгатыгыз. Дөрес кайнатылган вареньеның сиробы үтә күренмәле булырга тиеш. Вареньены шул килеш бер тәүлек бүлмәдә тотыгыз да, банкага тутырып, салкын урында саклагыз.
Чыганак: "Татар ашлары"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев