10 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Зәкят байлыкны арттыра һәм күңелне чистарта
Аллаһ Тәгалә кешегә байлыгын да, малын да бирә, әмма болар - сынау өчен. Сынауны уза алырмы мөселман кешесе, малын ни рәвешле файдаланыр - монысы аның үзеннән генә тора. Мөэминнәр мохтаҗларга ярдәм иткәндә, җәмгыятьтә тигезлек, гаделлек урнаша. Шуңа да Зәкяткә хәер бирү яки кемгәдер кече күңеллелек күрсәтү дип кенә карарга кирәкми....
-
17 яшьлек Мамадыш егете егерме тапкыр урлашу һәм кеше талауда гаепләнә
Мамадыш районы прокуратурасы, районның ике кешесенә карата ачылган җинаять эшләрен судка җибәргән. Алар 20 дән артык урлау һәм талауда гаепләнәләр. Бу хакта, "Нократ" газетасы хәбәр итә. Мамадыш районы прокуратурасы, гаепләү актларын кабул итеп, җинаять эшләрен судка җибәргән. Гаепләнүчеләр икәү. Мамадыш районында яшәүче 22 яшьлек К. 21 җинаять кылуда гаепләнә. 17...
-
Игелекле гомер юлы
Агым суларыдай узган гомерләргә еш кына хәйран калабыз. Бу язмам олы тәҗрибә туплаган, гыйбрәтле һәм мәгънәле тормыш юлы узган, бәхет-куанычлар белән бергә кайгы-хәсрәтен дә йөрәге аша кичергән, бүгенге көндә лаеклы ялда булучы абруйлы педагог Рита Садыкова турында. Әле кайчан гына яшь, чибәр, беренче карашка ук үзендә ышаныч уятуга сәләтле кыз,...
-
Төзәлү һәркайсыбызга фарыз
Газетада "Мәчет манарасын ник давыл алган?" дигән язма басылган иде. Бу хакта үземнең белгәннәремне язарга булдым. Мәчет - Аллаһ йорты. 72 сүрә 18 аятьтә: "Барча мәчетләр бары тик Аллаһка гыйбадәт кылу урыны. Анда бидгать эшләр эшләнмәсен, динсезләр вә исерекләр кермәсен" , - диелә. Аллаһы Тәгалә дәһшәтле афәтләрен җибәреп, бәндәләрен Үзе...
-
18.00 сәгатькә зур күпчелек тавышын бирергә өлгергән.
Әтнә территориаль сайлау комиссиясеннән алган мәгълүматларга караганда, 18.00гә Кышлау сайлау участогында барлык сайлаучыларның 98 %, Олы Әтнәдә урнашкан 997нче сайлау участогында 67,8 % сайлаучы тавыш бирергә өлгергән.
-
“Михнәтен дә күрдек, рәхәтен дә...”
Күәм авылында гомер кичерүче Халисә әби Шәфикова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Халисә әби тумышы белән Олы Бәрәзәдән. Шунда туган, 7 сыйныф белем алган. "Сугыш чыкканда мин 6нчы сыйныфны тәмамлаган идем. Әти сугышка киткәндә өйдә әби, әни, дүрт бала калдык. Әни бишенчесенә авырлы иде. Күп тә үтми...
-
Татар шоуменнары мультсериал аша Пәйгамбәрләр тарихын бәян итәләр
Казан халыкара мөселман кинофестивале "Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә" анимацион фильмын тәкъдим итте.
-
Олы Әтнәдә 13.30 сәгатькә сайлаучыларның 53 проценты тавыш бирде
Олы Әтнә мәктәбендә урнашкан 999нчы сайлау участогы рәисе Фирдәвес Сәмигуллина шулай дип таныштырды.
-
Эчтеңме – рульгә утырма
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев машина йөртүчеләрне әнә шулай дип кисәтә. Дөрестән дә, еш кына нәкъ менә шундый "батырлар" юл һәлакәтенең сәбәпчесе булып тора. Үзе турында уйламый да уйламый инде, бер гаепсез якыннарының, чит кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя. Узган атна барышында изге бәйрәмнәр...
-
8 урын – безнеке
Зәйдә узучы «Авыл яшьләре» уеннарында Әтнә командасы да катнашуы турында язган идек. Әтнә командасыннан Радик Шәрәфиев билбау көрәшендә, Ирек Мөхәммәтшин масс-рестлингта беренче урыннарга лаек булдылар. Эльмира Камалиева хатын-кызлар арасында билбау көрәшендә, Гөлзада Сабирова масс-рестлингта дүртенче урынны яулаганнар. Команда исәбендә безнекеләр 46 район арасында 8 урында.
-
Икеләтә тантана
Миграция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районыбыз тагын 4 тулы хокуклы һәм бурычлы Россия гражданына арткан. 1 сентябрь көнне Яңа Шашы мәктәбендә тантаналы шартларда 14 яше тулган 4 укучыга Россия Федерациясе паспортлары тапшырганнар.
-
Әтнәдә Бердәм сайлаулар көне кысаларында өстәмә сайлаулар уза
Өстәмә сайлаулар ике участокта үтә.
-
Районның ике оешмасында хезмәт хакын түләмәгәннәр
Район прокуратурасы тарафыннан Мәшгульлек үзәге белгече белән берлектә "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән оешмасында хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләү буенча закон таләпләре үтәлешен тикшерү барышында кимчелекләр барлыгы ачыкланды. Оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакы РФ Хезмәт турындагы кодексының 13 маддәсен бозу буларак соңарып түләнелә. 2017 елның 21 августындагы тикшерү ачыклаганча, оешмада 2017 елның...
-
Баһавый абый
Мәнгәрнең Шакиров Мәсхүт нигезендә, авылның өлкәннәре күңелендә әле дә саклана торган шәхес - Сираҗиев Баһавый абый яшәгән. Ул таза, зур гәүдәле, эшчән кеше иде. Колхозга беренчеләрдән булып кергән, партия, дәүләт политикасына җаны-тәне белән бирелгән бу бәндәне урындагы җитәкчеләр үз максатларында файдаланалар. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да, сугыш вакытында да...