Әтнәдә Бердәм сайлаулар көне кысаларында өстәмә сайлаулар уза
Җәмгыять

Әтнәдә Бердәм сайлаулар көне кысаларында өстәмә сайлаулар уза

Өстәмә сайлаулар ике участокта үтә.

Олы Әтнәдә дә, Кышлауда да сайлаучылар "металлоискатель" аркылы керәләр. Олы Әтнәдәгесе җирле мәктәптә, Кышлауда авыл җирлегенә караган бинада уза. Сайлау комиссиясе һәрберсендә үз эшен иртә таңнан башлады. Тәртип сакчыларыннан алган мәгълүматларга караганда, әлегә бар да тыныч шартларда уза. Иртәнге сәгать 8.45кә Кышлауда барлык сайлаучыларның 60 проценты үз фикерен белдерергә өлгергән.


Нет комментариев