Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның ике оешмасында хезмәт хакын түләмәгәннәр

Район прокуратурасы тарафыннан Мәшгульлек үзәге белгече белән берлектә "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән оешмасында хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләү буенча закон таләпләре үтәлешен тикшерү барышында кимчелекләр барлыгы ачыкланды. Оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакы РФ Хезмәт турындагы кодексының 13 маддәсен бозу буларак соңарып түләнелә. 2017 елның 21 августында­гы тикшерү ачыклаганча, оешмада 2017 елның...

Район прокуратурасы тарафыннан Мәшгульлек үзәге белгече белән берлектә "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән оешмасында хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләү буенча закон таләпләре үтәлешен тикшерү барышында кимчелекләр барлыгы ачыкланды.

Оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакы РФ Хезмәт турындагы кодексының 13 маддәсен бозу буларак соңарып түләнелә. 2017 елның 21 августында­гы тикшерү ачыклаганча, оешмада 2017 елның июль ае өчен 3517483 сум күләмендә хезмәт хакы буен­ча әҗәт җыелган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән оешмасы дирек­торы исеменә күрсәтмә кертелгән. Шундый ук тикшерү нәтиҗәсендә, "Әтнә үзәк район хастаханәсе" сәламәтлек саклау оешмасында да хезмәт хакы буенча закон таләпләрен үтәмәү очраклары ачыкланды. 2017 елның 22 августында булган тикше­рү "Әтнә район үзәк хастаханәсе" оешмасының үз хезмәткәрләренә 243810 сум күләмендә әҗәте булуын ачыклады. Моннан тыш, РФ Хезмәт кодексының 142 маддәсен бозу буларак, хезмәт хакын тоткарлаучы әлеге оешма тарафыннан хезмәткәрләргә акчалата компенсация дә түләнми.
Оешма тарафыннан хезмәткәрләре белән ике арада төзелгән килешүләр РФ Хезмәт кодексының 57 маддәсендә куелган таләпләргә туры килми, башлыча хезмәт килешүләрендә эш шартлары, хезмәт хакы ачык күрсәтелмәгән, өстәмә килешүләр бөтенләй төзелмәгән. Хезмәткәрләргә еллык түләүле ял бирүдә, ял акчаларын түләүдә, эштән киткәндә алына торган түләүләрдә дә кимчелекләр бар. Хезмәт хакы хезмәт килешүендә каралмаган вакытта түләнелә, ә аванс өлешенең бары 17 % гына түләнелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан "Әтнә район үзәк хастаханәсе" баш табибы исеменә күрсәтмә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев