17 июнь 2014 яңалыклары
-
Әтнә укучыларының имтихан нәтиҗәләре билгеле булды
Имтихан нәтиҗәләре билгеле Унберенче, чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теле һәм математика фәненнән бирелгән дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды. Рус теленнән "2"леләр юк. 14 укучының күрсәткече 80 баллдан югары...
-
Рамазан аеның башлану көне билгеле булды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Рамазан ае башлану көнен раслады. Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза бәйрәме- 28 июльгә, Корбан бәйрәме 4 октябрьгә туры килэ.
-
Әтнәдә референдум булып узды
2014 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Кышлау, Күңгәр, Яңа Шашы һәм Түбән Бәрәскә авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенчаҗирле референдум булып узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Кышлау авыл җирлеге буенча. Сайлаучылар саны 388. Сайлауда катнаштылар 371 кеше, барлык сайлаучыларның 95 %. Үзара салым җыюны һәм төзекләндерү эшләрен башкаруны яклап...
-
Баш әйләнгәндә нишләргә?
Баш әйләнүнең сәбәбе күп очракта баш миендәге кан тамырлары кысылудан була. Йөргәндә чайкалып китсәгез, тирә-юньдәге әйберләр төсле тоелса, дүләнә (боярышник) чәчәге төнәтеп эчегез һәм баш артыгызга массаж ясагыз. Дәвалану өчен сезгә дүләнә чәчәге, 70 процентлы спирт, караңгы төстәге пыяла шешә кирәк булачак. 4 аш кашыгы кипкән дүләнә чәчәген (ул даруханәләрдә...
-
“Фәрид хәзрәт Сәлмән календаре”ннән:
Зиратта үскән агачлар утынга тотылса - хакы зират мәсләхәтенә тотылыр. Авыру кеше, ураза тотуны дәвам итү зарарлы булыр дип уйлап, уразасыннан чыкса - дөрес булыр. Әгәр су өстендә салам йөзеп йөрсә, су агым дип исәпләнә. Тәһарәт, госел алуга су яраклы булыр димәк. Бер кабердә, кирәк чыгып ике мәет күмелсә, аларның...
-
Укучыларыбыз иҗаты
Гармун Язгы Сабантуйларында Биеттем дә, җырлаттым. Сиксән яшьлек әбиләрне Йокысыннан уяттым. 41дә шомлы хәбәрне Таңнарда ишеттең дә. Көнбатышка китеп бардың Солдатның биштәрендә. Солдатларны ял иттердең, Һөҗүм араларында. Татар моңнарын тараттың, Алман калаларында.