19 май 2026 яңалыклары
-
Зират өмәсе - изге эш
Югары Сәрдә авылы зиратында язгы өмә булып узды.
-
Күәм паркы матурайды
Авылларда ял парклары ерактан балкып торалар хәзер. Әмма аларны гел карап, төзекләндереп тору мөһим.
-
Әтнәдә язгы чәчү кызганнан-кыза
19 май көненә районда язгы чәчү тиешлегә карата 61,7 % күләмендә башкарылды. Ә менә Хәйруллин И.И. КФХда аны тулысынча төгәлләделәр. Бу очракта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган сводкага күз салу урынлы булыр.
-
Буыннар очрашуы: «Пионер – Алдынгы – остаз»
«Бергә киләчәккә» Бөтенроссия акциясе кысаларында Күәм мәктәбендә буыннар арасында чын күпер булган гаҗәеп чара узды.
-
Җәйге каникуллар чорында балаларны ничек сакларга?
Районда 18 майдан 7 июньгә кадәр «Игътибар, балалар!» профилактик-оператив чара игълан ителде. Әтнә автоинспекциясе ата-аналарны балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерергә чакыра – бигрәк тә каникуллар алдыннан бу бик мөһим, чөнки балалар күбрәк вакытларын урамда үткәрәчәкләр.
-
Кышлау тракторлары арасында кимчелекләр бар
Кышлау авылында шәхси тракторларга техосмотр үткәрелде.
-
Камил Сәмигуллин: Бөтен дөнья Казанда басылган Коръәннән файдаланачак
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел Казанда Коръәнне яңадан бастыру эше башланып китүен искә төшерде. Бу хакта ул кичә Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены»нда белдерде.
-
Сирень букеты сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин
Йокы бүлмәсенә куелган сирень бәйләме сәламәтлек белән бәйле җитди проблемалар тудырырга мөмкин: баш авырту, аритмия һәм хәтта күрү сәләте начараю.
-
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.
-
Әтнәдә техниканы җәйгә әзерлиләр
Районда азык җыю техникалары әзерлеген тикшерү дәвам итә.
-
Бәйрәм белән! 19 май - Татарстан матбугаты көне
Бу массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият, типография хезмәткәрләренең, журналистларның, мөхәррирләрнең, фотохәбәрчеләрнең, блогерларның һәм вакытлы матбугатны булдыру белән бәйле барлык кешеләрнең һөнәри бәйрәме.
-
Әтнәдә кыздыра...
Һава торышы атна ахырына кадәр аяз. кояшлы күк йөзе белән кемнәрнедер сөендерәчәк һәм кемнәрнедер көендерәчәк.