Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Кышлау тракторлары арасында кимчелекләр бар

Кышлау авылында шәхси тракторларга техосмотр үткәрелде.

Шәхси трактор хуҗалары «тимер атлары» белән техник карауга җыелдылар. Кызганычка каршы, берничәсенең  вак  кимчелекләре бар иде (сигналлары эшләми, фаралар янмыйча торды), җитешсезлекләр вакытында бетерелде дип ышанасы килә.

Гомумән алсак, техник карауга шәхси транспорты булучылар нык әзерлек белән киләләр. Шулай тиеш тә инде ул, чөнки трактор – үзеңнеке, аның ерактан балкып торуы да, сәгать кебек көйле булып эшләп торуы да мөһим.

Биредә барлыгы 12 берәмлек техника тикшерелде, кызганычка каршы, берничә трактор иясе, ваемсызлык күрсәтеп, килмәгән иде; аларга төзек булмаган техниканы эксплуатацияләү һәм кагыйдәләрне бозу күңелсезлекләргә китерү мөмкинлеген онытмаска кирәклеген искәртәсе килә. Техник карау узмаган хәлдә ул трактор руле артына утырырга ярамаганлыгын яхшы аңлыйлардыр. мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев