Әтнәдә язгы чәчү кызганнан-кыза
19 май көненә районда язгы чәчү тиешлегә карата 61,7 % күләмендә башкарылды. Ә менә Хәйруллин И.И. КФХда аны тулысынча төгәлләделәр. Бу очракта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган сводкага күз салу урынлы булыр.
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – 19 майга тиешлегә карата башкарылган чәчү мәйданнары
Дусым 48,8
Файзи Галиев 72,1
Күшәр 66,2
Ленин 70,2
Таң 60,4
Мәңгәр 65,8
Шахтер 65,9
Уңыш 43,9
Тукай 64,3
Районда 61,7
Язгы чәчү озакламас, тиз арада тәмамланыр дигән өмет бар. Шөкер, басу-кырларда 21 чәчү агрегаты яхшы гына эшләп тора. Өстәвенә, алдагы көннәрдә яхшы һава торышы вәгъдә итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев