19 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә ике юл һәлакәтендә 6 кеше зыян күрде
Начар һава торышы шартларында, 18 декабрь көнне район юлларында булган юл һәлакәтләре турында язган идек. Тулырак мәгълүмат сорап, ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Ике юл һәлакәтендә 6 кеше тән җәрәхәтләре алды. Олы Әтнә - Күәм юлында - 4, Олы Әтнә - Күшәр юлында 2 машина зыян күрде, - диделәр. Шөкер, кеше...
-
Әтнәдә 25 метрлы чыршы бизәлә
Әтнәдә 25 метрлы чыршы бизәлә Район үзәгендә Яңа елны каршылар өчен нәкъ менә шундый биеклектәге чыршыны бастырып куйдылар. Әле ничек кенә бастырдылар... Арчаның төзелеш материаллары комбинатыннан килгән кран белән ничә кеше катнашында. Моңа өстәп әле үзебезнең техникалар күпме, безнең кебек карап торучылары да җитәрлек. Хакимият җитәкчеләре дә биредә, коммуналь хуҗалык...
-
Әтнә китапханәчеләре җиңүче
Китапханәчеләребез турында тагын бер яхшы хәбәр: Республика балалар китапханәсе игълан иткән якташ язучылар исеме белән "Туган ягымны данлыйм" электрон тәкъдир итү бәйгесендә районыбыз китапханәчеләре дә актив катнашты һәм җиңү яулады. Самат Шакир иҗатына багышланган "Күәмнәрдә минем туган җирем"тәкъдир итү бәйгесендә катнашып, Күәм китапханәчесе Луиза Вафина лауреат исеме алды. Хәкимҗан Халиков...
-
Әтнә хуҗалыклары сауган сөт көннән-көн арта
Арттагылар да арттыра Күмәк хуҗалыклар сауган сөт көннән-көн арта. 18 декабрьгә зачет исәбеннән барысы 125225 килограмм сөт савылды, бу узган ел күрсәткеченнән 11046 килограммга артык. Бер баш сыердан уртача савым 17,12 килограмм тәшкил итә. Бу да алдагы елгыдан 0,27 килограммга күп. Шунысы куанычлы, бу ике сан көннән-көн арта бара. Сводка...
-
Әтнәдә хакимият каршындагы чыршыны чапканнар
Текә, Тинтәк һәм Куркак... "Самогончылар яки Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән өп-өр яңа тамашада чыгыш ясаячаклар. Рәхәтләнеп ял итәчәкбез. Күрмәдеңме, Казанга киткән якта театр артистларының тукмашканнарын видеога төшереп яталар иде... Арчага киткәнендә дә күргәннәр... Монысы Шурик кына булмас ахыры... Халык арасында әнә шундый әңгәмә коручылар артканнан арта хәзер, алай гына...
-
Әтнә терлекчеләре "Җырлыйк әле !" дә катнашты
"Дусым" хуҗалыгы терлекчеләре катнашында чәршәмбе көнне "Җырлыйк әле!" җыр бәйгесе үткәрелде. Терлекчеләребез арасында мәдәният хезмәткәрләре әнә шундый бәйге игълан иткән иде. Чираттагысы Күлле Киме мәдәният йортында узды. "Гармун моңнары янәдән күңелләребезне күтәреп җибәрде. Һәрбер катнашучының чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Җыр-моң сөюче, уңган-булган терлекчеләребезгә карап сокландык. Катнашучы һәр терлекчегә "Дусым" хуҗалыгы...