Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә хакимият каршындагы чыршыны чапканнар

Текә, Тинтәк һәм Куркак... "Самогончылар яки Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән өп-өр яңа тамашада чыгыш ясаячаклар. Рәхәтләнеп ял итәчәкбез. Күрмәдеңме, Казанга киткән якта театр артистларының тукмашканнарын видеога төшереп яталар иде... Арчага киткәнендә дә күргәннәр... Монысы Шурик кына булмас ахыры... Халык арасында әнә шундый әңгәмә коручылар артканнан арта хәзер, алай гына...

Текә, Тинтәк һәм Куркак...

"Самогончылар яки Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән өп-өр яңа тамашада чыгыш ясаячаклар. Рәхәтләнеп ял итәчәкбез.

  • Күрмәдеңме, Казанга киткән якта театр артистларының тукмашканнарын видеога төшереп яталар иде...
  • Арчага киткәнендә дә күргәннәр... Монысы Шурик кына булмас ахыры...

Халык арасында әнә шундый әңгәмә коручылар артканнан арта хәзер, алай гына да түгел, "Билетын сата башлаганнар", дигәне дә килеп иреште. Безнең район халкы әнә шулай көтеп ала Яңа ел тамашасын. Узган елгы "Яңа ел белән яки Шурикның яңа маҗаралары"н сагынып сөйләүчеләр әле дә бар. Аннан алдагылары да истә. Быелгы Яңа ел тамашасының сценарий авторы да, алдагыларыныкы кебек, үзебезнең җирле "драматург" Марат Хәбибуллин икәнен әйтеп, премьерада Әтнә драма театры артистлары гына уйнаячагын да җиткерсәм, "Шәп булачак икән", дип әйтеп куячагыгызга иманым камил. Бәйрәм алды күчтәнәче итеп, авторның үзе белән булган әңгәмәне дә өлешчә китерәм.

  • Марат, имеш-мимеш җитәрлек, тамашаның исеме азрагын сөйли, "Самогонщики"дан тыш тагын нинди фильмнарга нигезләнә, әйтергә яраса, серлелекне бетермәсә, төп рольдә кемнәр уйнаячак Һәм берничә сүз...
  • "Самогончылар"дан башлыйк, барыгыз да хәтерлидер Никулин, Моргунов, Вицинны. Безнең театрда аларны алыштырырлык һәм бик туры килеп торырлык, оста итеп уйнарлык артистлар да бар. Текә, Тинтәк, Куркакны Рәмис Галиев, Фаяз Хөсәенәв, Нияз Заһидуллин уйнаячак. Эчтәлеге тормыштан да алынды, бу өч егет Әтнә кызларына өйләнделәр. Үзебездә төпләнсеннәр дип хакимият җир бирде, менә хәзер алар йорт салырга азапланалар, каршылыклар да җитәрлек. Маҗаралар шул чама әйләнә. Кызыклы, оста итеп уйнасалар күңелле булырга охшаган. Кемнәр кем булып сәхнәгә чыгачагын әйтмичә, бөтен артист та катнашачагын гына әйтәм. Сценарий язганда "Джазда кызлар гына", " Кавказ әсире", "Операция "Ы" яки Шурик маҗаралары"н һәм башка фильмнарны файдаландым. Хакимият каршындагы чыршыны да чабачакбыз, вокаль инструменталь ансамбль дә чыгыш ясаячак, биюләр дә булачак, шоу көтелә. Тамаша сәхнәдә дә, экранда да барачак.
  • Марат, күңелле булгач, халыкның күпчелеге карый алмас, тамаша залы бик аз кешене сыйдыра
  • Бу хакта да уйладык, "Самогончылар.." өч көн рәттән, 26,27,28 декабрь көннәрендә булачак. Халык сораса, озын бәйрәм ялларында да уйнарга мөмкин.
  • Бу тамаша Әтнә халкы өчен генәме? Авылларда яшәүчеләр бу күңеллелекне карау бәхетеннән мәхрүм булмасмы?
  • Бу тамашаны авылларда да кую мөмкинлеге бар. Үз җирлекләрендә, үз хуҗалыкларында халыкка бәйрәм ясарга теләк белдерүчеләр булса, рәхим итсеннәр. Артистлар бәйрәмегезгә күңел күтәренкелеге өстәргә әзерләр.
  • Ә балалар өчен аерым тамаша көтелмиме?
  • Балалар өчен "Иске ел бирешми" дип исемләнгән тамаша әзерләнә . Каникул көннәрендә кую мөмкинлеге дә бар.

Өлешчә генә дигән идем, мавыгып кителде. Зыян юк, берсе дә үз күзең белән күрүгә җитми, тамашаны көтәсе генә калды...һәм билет аласы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев