Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ике юл һәлакәтендә 6 кеше зыян күрде

Начар һава торышы шартларында, 18 декабрь көнне район юлларында булган юл һәлакәтләре турында язган идек. Тулырак мәгълүмат сорап, ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Ике юл һәлакәтендә 6 кеше тән җәрәхәтләре алды. Олы Әтнә - Күәм юлында - 4, Олы Әтнә - Күшәр юлында 2 машина зыян күрде, - диделәр. Шөкер, кеше...

Начар һава торышы шартларында, 18 декабрь көнне район юлларында булган юл һәлакәтләре турында язган идек.

Тулырак мәгълүмат сорап, ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать иттек.

  • Ике юл һәлакәтендә 6 кеше тән җәрәхәтләре алды. Олы Әтнә - Күәм юлында - 4, Олы Әтнә - Күшәр юлында 2 машина зыян күрде, - диделәр.
     

Шөкер, кеше белән бәйле фаҗигаләр юк. Ә машиналарның зыянына килсәк, алары ничек тә төзәлер. Бурычлы - үлми, ди халкыбыз. Инспекторлардан юл һәлакәтенең ничек, каян килеп чыгуы турында сорашуымны дәвам иттем.

  • Кеше сүзе кеше үтерә, диләр, юк-бар гайбәткә ышана күрмәгез, - дип тә өстәделәр.
  • Аңлавымча, машиналарның берсе алдагысын узарга теләп, "обгон"га чыккан. Әмма каршы яктан килүче машинаны әллә чамалап бетермәгән, әллә алга чыгып үземнең "полоса"га басып өлгерермен дигән, кыскасы - каршыга килүче машина белән бәрелешкән. Бәрелү көче аны артыннан килүчегә алып бәрә. Шул ук күчкә тагын бер машина килеп керә... Бу бары минем шәхси күзаллавым гына, ә әлегә бу һәлакәт буенча рәсми тикшерү бара. ЮХИДИ инспекторларыннан:

  • Моңа юл-метереологик халәтнең начар булуы да йогынты ясагандыр инде, - дип сорадым.
  • Юк, бутала күрмәгез. Һәлакәт булыр алдыннан гына шушы ук юлдан без дә уздык, - диделәр.

Бәхәссез, юл хәрәкәте кагыйдәләрендә тизлекне саклау, тиешле саклык чараларын күрү турында язылган. Ә катлаулы табигый шартларда, автомобиль йөртүчеләрдән аеруча сак булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев