20 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Күз күрү яхшырачак
Канада табибы әнә шулай дип вәгъдә итә. 100 процентлы күрү дә 3 тапкырга яхшыра.
-
“Ак Барс” тагын отты - "Әтнә таңы"
"Ак Барс" бүген "Татнефть-Арена"да бик мөһим җиңү яулады. Уенның 5:3 исәбе белән тәмамлануыннан бигрәк, бу уенда 5 уенчының гол кертүе булды бугай. Дөрес, 4:1 исәбе белән отып барганда, исәп 4:3кә әйләнгәч, күңел азрак борчылды үзе. Тик безнекеләрнең җиңүенә тамчы да шик кермәде. Алда көчле көндәш - "Торпедо" көтә... анысын да...
-
Кытайда йөртүчесез автолар юлга чыккан - "Әтнә таңы"
Америкадан соң, Кытай юлларында да яңа төр таксилар барлыкка килде. Йөртүчесез такси әлегә тест формасында гына йөреп карады - 200дән артык кеше 18 автомобильдә йөреп карады. Байду фирмасы автоларны радар, видеокамера һәм лидарлар белән баеткан. Автомобиль 60 км/сәг. Тизлек белән хәрәкәтләнә, кирәк булса юл полосаларының берсеннән икенчесенә күчә. Светофорларга туктый....
-
Сыерларны салкында тоту ысулы Әтнәне сөт җитештерү буенча беренче урынга чыгарган
Әтнә районы 1 сыерга җитештергән сөт күләме буенча республикада беренче урында: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 14 ноябрьгә бер сыердан 20,6 кг сөт савып алынган. Гомуми җитештерелгән сөт күләме буенча Әтнә республика районнары арасында өченче урында: 14 ноябрьдә 146 тонна сөт савып алганнар. "Татар-информ" агентлыгы район хуҗалыгында...
-
Янә ярты тонна! - "Әтнә таңы"
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Әтнә күмәк хуҗалыклары һәр көнне савып алган сөт күләме тагын ярты тоннага артты. Соңгы айда ул атна саен якынча 1 тоннага күбәя. Көндәшләрнең күбесендә кимегән бер мәлдә бу! Шул сәбәпле ай башына карата +3 тонна булды. Бүгенгә барлык тәүлеклек тулаем сөт...
-
Cпорт мәктәбе директоры: “Яшь волейболчылар начар чыгыш ясамады”
Районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин шундый фикердә.
-
Олы Әтнәдә ике участокта да тавыш бирү бара
Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләр дә үз авылларының киләчәген хәл итә бүген. Киләчәктә ниләр төзекләндереләчәге, үзара салым акчасы ниләргә тотылачагы алдан билгеле иде. Иртәнге сәгать 7 дән эшли тавыш бирү участоклары. Олы Әтнә урта мәктәбе һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы бинасындагы комиссия членнары халыкны кабул итә. Олы Әтнә урта мәктәбендә...
-
Референдумга сайлаучылар үз җае белән килә тора
Олы Әтнә авыл җирлегенең 997 сайлау участогы да иртәнге 7дән эшли башлады. Үзара салым буенча референдумда катнашучылар акрынлап үз җае белән килә торалар. Сәгать көндезге 11.00гә сайлвучыларның 33 проценты үз тавышын бирле инде.
-
Әтнә шахматчылары уңышы
Районның шахматчылар командасы Татарстан беренчелегендә катнаша дип язган идек. Яңа гына куанычлы хәбәр килеп иреште.
-
Каенсар участогында иртәнге 10.00гә һәр дүрт сайлаучының өчесе тавыш биргән
Каенсар сайлау участогында сәгать 10.00дә сайлаучыларның 73 проценты тавыш бирергә өлгерде инде. Сораштыруларга караганда, күпчелек "Әйе" дип тавыш биргән. Чөнки эшләнгән эшләр күз алдында. Хәзер кемгәдер мөрәҗәгать итеп, эшләп биргәннәрен көтеп ятасы юк - референдумда халык үзе хәл итә. Нәтиҗәсе күз алдында: әйтик, кечкенә Каенсар авылында авыл урамына таш җәелде,...
-
Референдум нәтиҗәләре: урамнар яктырды, чишмәләр төзекләндерелде, таш җәелде...
Олы Мәңгәр авылында референдум уңаеннан узган сайлауларда авыл халкы бик актив катнаша. Иң беренче булып бирегә Гөлназ Хөсәенова аяк баскан. Авыл имамы Илдар абый Хисмәтуллин да сайлаучылар арасында. Узган елларда узган референдум нәтиҗәләре куз алдында шул. Урамнарыбыз яктырды, юлларга таш җәелде, чишмәләр төзекләндерелде. Ә киләсе елларда авыл урамнарына асфальт җәю...
-
Укучылар бадминтон уйнауда ярыша (фотоларда)
"Ашыт" спортзалында бадминтон уйнаучы бихисап күп укучы балаларга тап булдым. Нәрсә бу? Ярышка әзерлекме? Берәр кая барырга җыеналармы? Бу хакта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшиннан сораштык.
-
Әтнәдә референдумнар уза
Бүген Әтнә районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар уза. Райондагы барлык сайлау участоклары иртәнге 7.00дән эшли башладылар. Участоклар кичке сәгать 20.00гә кадәр эшләячәкләр.
-
Әтнәдә мәктәп 20 меңнән артык акча эшләгән
Дүшәмбедән Олы Әтнә мәктәбе укучылары макулатура җыя башлыйлар. Мәктәпнең директор урынбасары Динә Галиуллина белән шул хакта сөйләштек.