Сагышлардан дәва – интернет
Соңгы вакытта интернет аша аралашучылар саны күбәеп бара. Яше, карты кайчан кермә- онлайн утыра. Аралашалар, серләшәләр. Көн саен, бер дә иренми, фотосын кертеп, аңа комментарий биреп утыручылар да шактый.
Шулай интернет аша Фәннур исемле абый белән аралашып киттек. Татарстаннан читтә, Екатеринбург шәһәрендә яшәсә дә, татарча шигырьләр язуы, җырлар белән кызыксынуы...