Суда батучыга карап тору урынсыз
Борынгы кытайлыларның әхлакый фикерләре яшь кешегә тормышта үз урыннарын табу, әти-әниләргә гаиләдә бала тәрбияләү өчен алыштыргысыз булып торалар. Күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп килгән бу нормалар безнең хәзерге җәмгыять өчен дә актуаль. Шул фикерләрнең кайберләре белән танышып китик әле: Акыллы кеше: -Үз максатына ирешми калмый; - сер саклый белә; -...
Борынгы кытайлыларның әхлакый фикерләре яшь кешегә тормышта үз урыннарын табу, әти-әниләргә гаиләдә бала тәрбияләү өчен алыштыргысыз булып торалар. Күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп килгән бу нормалар безнең хәзерге җәмгыять өчен дә актуаль. Шул фикерләрнең кайберләре белән танышып китик әле:
Акыллы кеше:
-Үз максатына ирешми калмый; - сер саклый белә; - акыллы кешеләр белән аралаша; - ярамаган эштән вакытында туктый ала;- хәмер эчкәндә артыгын лыгырдамый.
Кеше баер:
- Эшен җиренә җиткереп башкарса;-акчаны экономияле итеп тотса;-белемен арттырса; хәмер һәм хатын-кызлар белән мавыкмаса; - соң ятып иртә торса; - гаиләсендә хатын-кызлар дус яшәсә.
Улларыгызга үгет-нәсихәт:
- Ата-бабаларыгызның эшен дәвам ит; - биргән сүзеңдә тор; - намуслы һәм игътибарлы бул; - гаделлек хисен югалтма; - ачык, акыллы итеп сөйләш;- үз дәрәҗәңне бел; - ихтирамлы, кече күңелле бул; - белемле бул; - акыллы, зирәкләр белән дус бул; - артык күңел ачуларга бирелмә; - үз омтылышларыңа тугры кал; - үз эшеңне бик яхшы бел.
Кызларыгызга үгет-нәсихәт:
-Хатын-кыз эшләренә, ашау-эчү, ашарга пешерү серләренә өйрән; -йомшак һәм ихтирамлы бул; -тышкы кыяфәтеңә, үз-үзеңне тотуга ихтибарыңны югалтма; - игътибарлы бул, йомшак тонда сөйләш; -намусыңны сакла; -гайбәт сөйләшмә; -өлкәннәр турында кайгырт.
Ахмаклык:
-Акчаң була торып бурычыңны кайтармау; -үз җитешсезлегеңне күреп тә, аны төзәтмәү; -башкалар хезмәтен күрә алмыйча ,туктаусыз тәнкыйтьләп тору;-үз гаебеңне танырга теләмичә,башкаларны гаепләү;-ярлы була торып та бай булып күренергә тырышу.
Акылсызлык:
-Үзе югында кешенең җитешсезлекләре турында сөйләү; -башкаларның семья хәлләре турында лыгырдау; -семьяңны ташлап эчүчелеккә бирелү;-башкаларга ярарга тырышып боргалану;-кешене кимсеткән өчен гафу итәрләр дип көтеп йөрү.
Урынсыз:
- Гади кешеләр алдында классик китаплар турында акыл сату; -мәҗлескә балалар алып килү; -килешәме юкмы икәнлеген белмичә мода артыннан куу;-пожарда ут белән гозурлану;- суда батучыга карап тору.
Тактсызлык:
- Ишек шакымыйча кешегә керү; -чакыруны көтеп тормыйча утыру; -кеше хатларын ачу, документларын карау; -чакыруны көтмичә кашыкка үрелү; -күршең аша нәрсәгәдер үрелү.
Ул һичшиксез ярлыланачак:
-Әгәр өеңдә ялкау хатының булса; -кеше иртә ятып, соң торса; -үзен тәрбияләгәннән начаррак итеп улын тәрбияләгән ата кеше; -бурычын түләмәгән килеш яңадан бурычка кергән кеше;-хәмергә һәм комарлы уеннарга хирес кеше;-күңел ачу артыннан куып эшләрен ташлаган кеше.
Идиот кеше:
-Ачка чәй тәкъдим итүче; -тирә-як дөрләп янганда, пожар сүндерү турында приказ язучы.
Боларны оныта күрмә:
- Кирелек хурлыкка, ачу тоту үкенүгә, артык сөйләшү дошманлашуга, ялкаулык хәерчелеккә илтә;
- Дошманнарыңның күп булуы, бурычка бату, хатын-кызлар белән күп шаяру, туганнарыңның ярлы булуы кешенең көчен кимерә;
- Әйткән сүзне, аткан укны, яшәгән гомереңне, файдаланылмаган мөмкинлекләрне кире кайтарып булмый;
-Сорану дәрәҗәңне төшерүгә, уйлап бетермәү үкенүгә, артык шаяру җүләр дип саналуга, патшага каршы килү үлемгә китерергә мөмкин;
-Хатын-кыз белән артык чуалу, кирәгеннән артык мунчага йөрү, пычрак җиләк-җимеш һәм пешеп җитмәгән ит ашау, карчыклар белән сүз куерту тормышыңа зыян китерергә мөмкин;
- Ашыгу, кабаланудан, ачу тотудан, артык саранлыктан, мин-минлектән саклан;
- Дошман, ут, сырхаулык һәм белем кечкенә булганда да зур нәрсәләр.
- Ерткыч патшаның, ахмак түрәнең, артык күп байлыкның, тормышның көннәре санаулы;
- Язмышка каршы тору, чынбарлыкны кире кагу, явызны игелекле итү, җан ияләрен канәгать иттерү мөмкин эш түгел;
- Ялкауда затлылык, саранда канәгатьләнү, көнчедә тынычлык, усал ниятледә бөеклек була алмый;
- Аллаһ законнары буенча яшәсәң, әти-әниеңнең ризалыгын алсаң, галимнәр һәм акыл ияләрен хөрмәт итсәң, Аллаһ тудырган барлык җан ияләренә шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булсаң - ике дөньяда да җаныңа тынычлык алырсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев